Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы санкцияләнмәгән акцияләрдә катнашкан өчен җаваплылык турында искә төшерде

Балигъ булмаганнарның санкцияләнмәгән чараларда катнашуы өчен аларның әти-әниләре җавап тотачак.

Социаль челтәрләрдә, Интернетта 23 гыйнварда, шимбә көнне узачак санкцияләнмәгән акцияләрдә катнашырга өндәүләр барлыкка килде. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мондый акцияләрдә чакырулар һәм катнашу өчен җаваплылык каралуын искә төшерә.
Акциядә катнашучылар тарафыннан килештерелмәгән гавами чаралар һәм теләсә нинди провокацияләр тәртипкә куркыныч буларак бәяләнәчәк һәм чик куелачак.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында закон бозучылар законда каралган җаваплылыкка тартылачак, дип билгеләп үтәләр. Хокук сакчылары провокациягә бирешмәскә һәм килешмәгән акцияләрдә катнашмаска өнди.
Элегрәк ТР Тикшерү комитетында социаль челтәрләрдә 23 гыйнварда законсыз урам акциясендә массакүләм тәртипсезлекләргә өндәүләр тарату факты буенча җинаять эше кузгатылган иде.
Соңрак ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина үзенең битендә TikTok социаль челтәре балаларны санкцияләнмәгән массакүләм чараларга, шул исәптән 23 гыйнварда узачак акциягә җәлеп итү өчен реклама урнаштыруы белән кызыксынды.
Балигъ булмаганнарның санкцияләнмәгән чараларда катнашуы өчен аларның әти-әниләре җавап тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев