Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАТАРСТАН ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ УТЫРЫШЫ: КОМПРОМИСС ТАБЫЛДЫ, ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫ ЭШСЕЗ КАЛМАЯЧАК

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бишенче чакырылыш республика парламентының 33 нче утырышы дәвамында Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләре турындагы мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

Автор: Алия ҖАМАЛИЕВА
Фото: Дәүләт Советының рәсми сайты

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Утырышны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Бер генә татар теле укытучысы да эштән чыгарылмаячак - Рөстәм Миңнеханов



Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәктәпләрендә тынычлык булырга тиеш, дип белдерде.

"Татарстан мәктәпләрендә тынычлык булырга тиеш. Безнең яктан бернинди хокук, канун бозуга каршы адымнар булмаячак. Без республика дәүләт теле атнасына ике сәгать укытылу турында яңа федераль стандарт көтәбез", - дип белдерде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.


Бу сүзләрне ул Татарстан Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләре турындагы мәсьәлә буенча фикер алышу барышында җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт телләрен укыту варианты әзерләнүен, анда федераль һәм республика кануннары нормалары исәпкә алынуын җиткерде. "Әлеге документ алдан Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре белән килештерелде. Әлеге документ кертелде", - диде Татарстан Президенты һәм федераль министр Ольга Васильева белән кичә очрашу узуын искә төшерде. "Раслану бар", - дип өстәде ул. Республиканың мәгариф системасына карата бернинди сораулар булырга тиеш түгел, дип белдерде Президент.

"Уку чиреге башланды, безнең тарафтан карар кабул ителде, без бер генә укытучы да эштән чыгарылмаячак, дип белдерәбез. Аның өчен һәр мәктәп буенча юл картасы бар", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, Татарстанда рус телен укытуны тиешле күләмгә җиткерү өчен резервлар бар, дип билгеләп үтте.

Чыгышында Татарстан Президенты республика прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итеп, милли хисләргә кагылучылар сүзләренә шунда ук игътибар итәргә кушты. "Милли хисләргә кагылырга кирәкми. Әлеге мәсьәлә үз чишелешен табачак. Ә теләсә-нинди сүзләр авыр нәтиҗә бирергә мөмкин", - диде ул.

Татарстан Президенты үз чыгышында, Татарстан дәүләт телләрен укыту мәсьәләсе якын арада хәл ителәчәк, дип бер тапкыр гына әйтмәде. Шул ук вакытта ул барысы да Россия һәм Татарстан Конституцияләре нормаларына, Россия мәгариф һәм фән министрлыгы чыгарган норматив-хокук актларына туры килергә тиеш, дип билгеләп үтте.

Татарстан фән министрлыгы: Татар теле укытучыларын кыскартуга юл куймаска кирәк



Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренчә, дәресләре саны кыскарган укытучыларга башка вазифа тәкъдим ителергә яки яңадан укыту оештырылырга тиеш.

"Кичә республика мәктәпләрендә икенче чирек башланды, күзәтчелек органнары таләпләре буенча мәктәпләр уку планнары алмаштырган. Уку планнары үзгәрү белән укытучыларга йөкләнеш үзгәрә", - дип билгеләп үтте министр.

Вице-премьер сүзләренчә, узган атнада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәр муниципаль район вәкилләре белән әңгәмәләр үткәргән. "Без һәр муниципалитет, һәр директордан үз укытучыларына игътибарлы булуларын сорыйбыз. Кыскартылган очракта укытучыларга башка вазифа тәкъдим ителергә яки яңадан укыту оештырылырга тиеш. Муниципалитетлар мәгълүматлары буенча, 220 укытучы кыскартылырга мөмкин. Көн саен бу санны кыскарту юнәлешендә эшлибез", - диде ул.

Укытучыларның дәрес саннары кимегән очракта, алар ике ай уку башында билгеләнгән хезмәт хакын алачак.

"Яңа уку планнары рус теле укытучыларына йөкләнешне арттырачак", - дип билгеләп үтте докладчы. Рус теле укытучыларына гомуми ихтыяҗ 219 кеше тәшкил итә.

Вице-премьер сүзләренчә, республикада рус телен өйрәнү буенча аерым сораулар юк, һәр бала бакчадан башлап рус телен өйрәнә һәм мәктәпкә әзерлек белән килә.

Энгель Фәттахов белдергәнчә, Татарстанда рус телен өйрәнүдә төбәккә генә хас булган аерымлык юк. Вице-премьер сүзләренчә, республикада һәр бала мәктәпкәчә мәгариф оешмасыннан башлап рус телен өйрәнә һәм мәктәпкә әзерлек белән килүен билгеләп үтте.

"Аның өчен махсус методика һәм кадрлар белән эшләүдә шартлар тудырылган. Рус телен кече яшьтән өйрәнүдә бездәге өстенлекле булган рус мохите ярдәм итә. Безнең укучылар Россия дәүләт телен бик әйбәт үзләштерә. 2017 елның рус теленнән БДИ нәтиҗәләре Россия төбәкләрендәге укучыларыныкыннан югары", - дип җиткерде ул.

Министр шулай ук, татар телен укытуның төп проблемаларын да билгеләп үтте:

"Татар телен укыту ысулы да камил түгел. 90 нчы елларда татар телен өйрәнүгә массакүләм күчеш булды. Бу кадрлар җәлеп итүне сорады, шул исәптән белгечләрне яңадан хәзерләргә туры килде. Шул ук вакытта программалар һәм дәреслекләр эшләнде", - диде министр.

Энгель Фәттахов сүзләренчә, татар телен укытуда ике төп проблема бар. "Беренчесе, һәм иң мөһиме - башка телле аудиторияләр белән эшләү өчен укытучыларның методик әзерлеге җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Без, балалар янына сыйныфка кергәч, татар теле дәүләт теле булса да, алар өчен чит тел булуын аңлап бетермибез. Икенче проблема - программалар һәм дәреслекләрнең телнең структурасын өйрәнүгә нигезләнгән булуында", - диде ул.

"Без икенче ел Казан (Идел буе) федераль университетында һәм Чаллы дәүләт педагогика университетында модернизацияләнгән программалар буенча татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерлибез. Башлангыч сыйныфларда телне коммуникатив һәм уен технологияләре буенча татар теле һәм әдәбияты укытучыларын методик сертификацияләү проектын чынга ашырабыз. Без тьюторлар әзерлибез, алар хезмәттәшләре өчен нәтиҗәләре технологияләрне аңлата алырлар иде. Проектның беренче һәм икенче этапларында республика шәһәрләренә басым ясала", - дип сөйләде министр.

"Рус телле балалар өчен яңа буын дәреслекләрен әзерләү буенча эш башланды. 9 сыйныфта татар теле буенча бердәм республика тестына да үзгәрешләр кертеләчәк", - дип ышандырды министр.

"Телне укыту системасын үзгәртү процессы тиз башкарыла торган эш түгеллеген аңлыйбыз. Без республика мәктәпләрендә татар телен өйрәтүнең яңа алымнарын этаплап һәм план буенча кертергә тырышабыз", - дип тәмамлады сүзен вице-премьер.

Разил Вәлиев тел мәсьәләсе турында: федераль дәрәҗәдә килешү буенча эшне дәвам итү кирәк


Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты да бүген Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләре турындагы мәсьәләне карады. Профильле комитет әгъзалары Татарстан Хөкүмәтенә әлеге мәсьәләдә федераль органнар белән килешү буенча эшне дәвам итәргә тәкъдим итте. Бу хакта комитет җитәкчесе Разил Вәлиевҗиткерде.

"Татарстан халыклары Ассамблеясы тәкъдиме белән телләр сәясәтен камилләштерү буенча зур эш башкарылды, Татарстанда төрле чаралар, түгәрәк өстәлләр уза", - дип билгеләп үтте комитет җитәкчесе.

Ул Татарстан Дәүләт Советы депутатларының бишенче чакырылыш республика парламентының 33 нче утырышында якынча уку планнары белән методик тәкъдимнәр әзерләнүен, кичә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның федераль министр Ольга Васильева белән очрашуын җиткерде. Разил Вәлиев азаккы карарны кабул итү өчен федераль дәрәҗәдә алга таба килештерү эшләре алып бару мөһимлеген ассызыклады.

Шунлыктан Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты Татарстан Хөкүмәтенә әлеге мәсьәләдә федераль органнар белән килешү буенча эшне дәвам итәргә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев