Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында социаль яклау буенча сигез хезмәт барлыкка килде

Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына бүгенге көндә әлеге хезмәтләргә 1 млн 981 мең 25 гариза кергән.


("Татар-информ", Валерия Белова). Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында социаль яклау буенча сигез хезмәт барлыкка килгән. Бу хакта "Татар-информ"да матбугат конференциясендә Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.

Хәзер интернет-портал аркылы татарстанлылар балалар бакчалары өчен төп һәм өстәмә компенсацияләрне; балага айлык пособиене; пенсионерларга юл йөрү компенсациясен; күп балалы гаиләләргә юл йөрүгә субсидияне; 18 яшькә кадәрге өч яки аннан да артыграк балалары булган гаиләләргә торак-коммуналь хуҗалыгына түләүдә субсидия-ташламаны, шулай ук инвалидларга торак-коммуналь хуҗалыгына һәм даруларга түләүдә субсидия-ташламаны рәсмиләштерә ала.

"Бүгенге көндә әлеге хезмәтләрне күрсәтүгә 1 млн 981 мең 25 гариза керде. Аларның ярты миллионлабы электрон формада килде. Болар ихтыяҗ иң зур булган сигез хезмәт", - диде Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев