Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан балаларга "Путин" түләүләренә 8,5 млрд. сум тирәсе акча алды

Акчалата ярдәм алу өчен гаризаны ике ысул белән бирергә мөмкин: Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта яки шәхсән МФЦ аша. Моны 1 октябрьгә кадәр эшләргә кирәк.

Татарстанга "Путин" түләүләренә 8,5 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

“3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга 5 һәм 10 мең сум акча түләүгә республикада 770 меңнән артык бала дәгъва итә", — диелә хәбәрдә.

Татарстанда 3 яшькә кадәрге сабыйлары булган гаиләләрнең күбесе вәгъдә ителгән финанс ярдәмен алган инде. 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләүләрне бу елның 1 июненнән бирә башлыйлар.

Акчалата ярдәм алу өчен гаризаны ике ысул белән бирергә мөмкин: Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта яки шәхсән МФЦ аша. Моны 1 октябрьгә кадәр эшләргә кирәк.

"Гаризаның электрон формасын тутырганда бернинди кыенлыклар да тумый, бала туу турында таныклык, СНИЛС һәм банк реквизитлары гына кирәк булачак, аларны онлайн-банкта карарга мөмкин. Иң мөһиме, документларны төгәл тутырып, гаризаны дөрес тутырырга кирәк, бу кергән гаризаларны эшкәртү һәм түләүләрне күчерү процессын шактый тизләтәчәк», — дип китерә Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафинның сүзләрен матбугат хезмәте.

Татарстанлыларны уяу булырга өндиләр, чөнки Россия Президентының балалар өчен түләү турындагы белдерүеннән соң, мошенниклар фейк сайтлары төзи башлаган. Аларның адреслары һәм дизайнлары дәүләт хезмәтләре порталына бик охшаш. Аферистларның корбаны булмас өчен, гаризаны рәсми сайтта гына тутырыгыз gosuslugi.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев