Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бер миллион тонналап ашлыкны читкә чыгара алачак

Хәзергә республикада якынча 300 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп аласы калган. (Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республикада якынча 300 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп аласы калган. Һава шартларының уңай булмавы нәтиҗәсендә, Татарстанда сентябрь аенда игенчеләр 10 мең тонна гына ашлык суктыра алган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт...

Хәзергә республикада якынча 300 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп аласы калган.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республикада якынча 300 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп аласы калган. Һава шартларының уңай булмавы нәтиҗәсендә, Татарстанда сентябрь аенда игенчеләр 10 мең тонна гына ашлык суктыра алган.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Əхмәтов белдерде.

"Əле 79 мең гектар мәйданда орлыкка дигән кукурузны җыясы бар. Шулай ук көнбагыш, шикәр чөгендерен алу өчен дә яхшы һава торышы кирәк", - диде тармак министры.
Марат Əхмәтов билгеләп үткәнчә, республика ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, якынча 3,5 млн тонна бөртек таләп ителә. Быел, уңыш алдагы 7 ел белән чагыштырганда, мулрак булганлыктан, Татарстан якынча 1 млн тонна ашлык сата алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев