Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан алданган өлешчеләр өчен торак төзү буенча лидерлар рәтендә

2021 ел ахырына республикада барлык проблемалы йортлар да файдалануга тапшырылачак

Татарстан-төзелә торган торак саны буенча Россиядә лидерларның берсе, һәм шул ук вакытта монда проблемалы объектлар аз. Бу хакта ТР алданган өлешчеләргә ярдәм фонды директоры Иван Новиков белдерде. 
"Беләсезме, бездә Федераль фонд директоры Константин Тимофеев кунак булды. Без Татарстан позициясе һәм башка төбәкләр үз эшләрен ничек алып барулары турында фикер алыштык. Һәм без Татарстанның күп кенә регионнардан алда баруын яхшы аңладык, безнең проблемалы объектлар аз», — дип сөйләде Новиков.
Ул билгеләп үткәнчә, проблемалы объектларның бер өлеше төзелештәге йортлар санына пропорциональ. Хәзер республика фонды реестрында 15 йорт, шуларның 11е-проблемалы. 
«Мин башка регионнарны, шул ук Краснодар краен, Мәскәү өлкәсен карадым. Ленинград өлкәсе. Мисал өчен, Мәскәү өлкәсендә 2020 елда 200 проблемалы объект бар", - дип аңлатты Новиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X