Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан – 2017 елның Бөтенроссия "Тыюлык дәресләре" лидеры

Әлеге акциядә 63 меңләп татарстанлы катнашкан. (Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан "Тыюлык дәресләре" Бөтенроссия проектында катнашучылар саны буенча лидер булды. Чара нәтиҗәләре буенча, акциядә 63 меңләп татарстанлы катнашкан. Бу хакта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Җиңүчеләрне котлау тантанасы Хакасиядә Тыюлык утраулары дусларының беренче халыкара яшьләр слеты кысаларында...

Әлеге акциядә 63 меңләп татарстанлы катнашкан. (Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан "Тыюлык дәресләре" Бөтенроссия проектында катнашучылар саны буенча лидер булды. Чара нәтиҗәләре буенча, акциядә 63 меңләп татарстанлы катнашкан. Бу хакта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Җиңүчеләрне котлау тантанасы Хакасиядә Тыюлык утраулары дусларының беренче халыкара яшьләр слеты кысаларында узды. 2017елның Бөтенроссия "Тыюлык дәресләре" лидеры дипломы Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры ярдәмчесе Айваз Закуановка тапшырылды. Ул Татарстанда экологик белем бирү һәм агарту мәсьәләләренә зур игътибар бирелүен, һәр елны "Чисталык дәресләре", "Экология дәресләре" һәм башка чаралар узуын билгеләп үтте. Алдагы слетның да нәкъ менә Татарстанда узуы символик мәгънәгә ия булуын белдерде. Аннан чараның күчмә "ачкычы" Хакасия Республикасына тапшырылды. Хакасиядә Тыюлык утраулары дусларының беренче халыкара яшьләр слеты кысаларында "Слет эзе" аллеясы булдырылды. Чарада катнашучылар яшь чыршы, миләш һәм алмагач үсентеләре утыртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев