Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татарча диктанты» дикторлары Фоат Галимуллин, Илдар Кыямов һәм Филүс Каһиров булачак

26 сентябрьдә бишенче тапкыр татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен — «ТНВ» телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен — Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге премия иясе Филүс Каһиров укыячак.

Татарстанда акциядә катнашучылар совет татар язучысы һәм журналист Ибраһим Гази әсәрләреннән өзек язачаклар. Россия төбәкләрендә катнашучыларга татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүлинең атаклы әсәрләреннән өзек укылачак. Чит илләрдә катнашучылар татар язучысы, педагог, публицист һәм редактор Афзал Шамов хикәяләреннән өзекләр язачаклар.

Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм мәнфәгатьләренә бәйсез рәвештә теләгән һәркем катнаша ала. 

Быел дөньяда коронавирус пандемиясе аркасында диктант онлайн-режимда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак. Шулай ук Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә һәм республиканың барлык районнарында татарлар күпләп яши торган урыннарда мәйданчыклар оештырылачак.

 Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar рәсми сайтында басылачак.

Акция иртәнге 11дә башланачак.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/18-09-2020/diktorami-tatarcha-diktant-stanut-foat-galimullin-ildar-kiyamov-i-filyus-kagirov-5772461

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X