Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарча диктант яздык

26 сентябрь, шимбә көнне “татар телен беләм” дип санаган һәркемгә үзен сынап карау мөмкинлеге тудырылды. Бу көнне дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе үтте.

Татарча диктант татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан үткәрелә. 
 

Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә мөслимлеләр дә актив кушылды. Диктантка “Мизгел” яшьләр үзәгендә старт бирелде. Биредә ул билгеләнгән вакыттан (11.00 сәгать) иртәрәк башланды. Һәр чарада актив катнашучы яшьләр бу чарадан да читтә калмады. “Мизгел” яшьләр үзәгендә дистәдән артык райондашыбыз диктант язды. Диктант тексты язучы Ибраһим Газинең “Сыерчыклар” хикәясеннән алынган иде. Күпләргә акция мәктәп елларын искә төшерде. 
 

– Мәктәп елларыннан бирле диктант язган юк иде. Акциядә катнашып, үземне сынап карарга булдым, – ди Гөлназ Хазбулатова. 
– Текстны авыр дип тә әйтә алмыйм, җиңел дә түгел. Мәктәп елларына кайткан кебек булды, – ди Инзилә Мадышина. 
Бу көнне районыбыз мәктәпләрендә, үзәк китапханәдә, Җәмигъ мәчетендә дә диктант язу оештырылды. Район буенча 20дән артык мәйданчыкта диктант язылды, акциядә меңнән артык кеше катнашты. 
– 79 яшемдә кабаттан диктант яздым. Хаталары күп микән инде?! – ди район тормышында актив катнашучы Флера апа Дәүләтшина. 

 

“Татарча диктант” акциясе берничә ел рәттән үткәрелә. Быелгы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле ул “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканаллары аша онлайн-режимда да узды. Россия Федерациясе регионнарында яшәүчеләргә – язучы, шагыйрь Нәби Дәүли, ә чит ил татарларына язучы, публицист Афзал Шамов әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителде. 
Диктант нәтиҗәләре 30 көннән соң diktant.tatar сайтында чыгачак.

Татарча диктант ЯЗwww.diktant.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама