Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарча да яхшы бел...Фоторепортаж

Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез узган шимбәдә “Татарча диктант” акциясендә катнашты. Татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларны арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатын күздә тоткан чара быел быел дүртенче тапкыр үткәрелде.

Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештырды. Диктант текстын исә КФУның Филология һәм халыкара багланышлар институтының татар теле филологлары билгеләде.

Быел “Татарча диктант” акциясенә җир шарының 11 илендә, Россиянең 40тан артык төбәгендә, республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә актив кушылдылар. Безнең районда ул көнне диктант язучылар өчен 20дән артык мәйданчык эшләде. 1 меңнән артык райондашыбыз үзенең грамоталылыгын тикшерү өчен парта артына утырды.

– Акциягә кушылырга теләк белдерүчеләр елдан-ел арта. Узган ел татарча диктант язуда 10 меңнән артык кеше катнашса, быел катнашучылар саны 100 меңнәр белән исәпләнер дип көтелә. Районда әлеге мөһим акциягә алдан ук әзерләндек, мәйданчыклар, диктант яздыручылар билгеләнде, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.

Акциядә катнашучыларның яше төрле булуын да әйтергә кирәк. Ул көнне мәктәп укучыларыннан алып, шактый өлкән яшьтәгеләр дә кулына каләм алды. Араларында мәктәпне моннан 50 ел элек тәмамлаучылар да бар иде.

– Китапханәдә узучы бер генә чарадан да читтә калганым юк. Әле татарча диктант язачакларын ишеткәч тә бик теләп килдем. Үземнең татар телен ни дәрәҗәдә белүемне, мәктәптә укытучылар биргән белемне ни дәрәҗәдә үзләштерүемне тикшереп карыйсым килде. Ни дисәң ңә мәктәпне тәмамлаганга да ярты гасыр вакыт үткән бит, – ди Мөслимнән Илсөяр Кашапова.

Район үзәк китапханәсендә узган “Татарча диктант” акциясендә 23 кеше катнашты. Анда төрле һөнәр ияләре бар иде. Диктантны филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерер дип көтелә. Нәтиҗәләр акция узганнан соң бер ай үткәч, акциянең рәсми сайтында урнаштырылачак.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев