Мөслим-информ

Татар теле дәресләренең кимүе нәрсәгә китерәчәк. ФАРАЗЛАР

Күпчелек мәктәпләрдә татар һәм рус телләре яңача укытыла, ягъни татар телен укыту сәгатьләре кимеде, рус теленең һәм башка фәннәрнеке өстәлде.

Мәктәпләрдә кемдер туган тел буларак татар телен, кемдер рус телен сайлады. Кайбер мәктәпләрдәге ата-аналар рус теленнән бөтенләй баш тартты.
ИНТЕРТАТ
Автор: Гөлназ ӘХТӘМҖАНОВА
Фото: Александр Эшкинин

Хәзерге вакытта мәктәпләр ике ут арасында. Әле алар үзләренең хәле нинди буласын белми. Рус теле сәгатьләре артты: туган телен татар теле дип сайлаган мәктәпләрдә 8-9 сәгать рус теле, рус телен туган тел дип сайлаганнарда - 11-12 сәгать.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты татар теле мөгаллимнәре өчен яңадан әзерлек курслары оештыра. Анда якынча 1500ләп гариза кабул ителгән. Гариза бирүчеләрнең 60 %ы башлангыч сыйныф укытучылары булырга, 30%ы рус теле укытырга яңадан әзерлек үтәргә риза.

Бер караганда, татар телен укытмыйк дип баш тарткан ата-аналар үз теләкләренә иреште кебек. Әмма, үзләренең нәтиҗәләренә ирешкән ата-аналар да аптырашта калды кебек. Социаль челтәрләрдә: "12 сәгать рус теле бик күп" дигән ризасызлык белдерә башладылар. Татар теле урынына башка фән сайлаганнар да "дөрес эшләдекме" дигән сорау куя.

Мәсәлән, Светлана Баландина исемле ханым болай яза:

"Миңа риториканың нәрсә икәнен аңлатыгыз, зинһар. Минем аңлавымча, ул сөйләү осталыгы турында фән. Ничек татар теле укытучылары дөрес итеп русча сөйләшергә өйрәтә алсын?! Бу башка сыймаслык хәл. Риторика урынына башка кирәкле фәннәрне калдырсалар да яраган булыр иде".

Кайбер татар теле укытучылары социаль челтәрләрдә төркемнәргә берләшеп, алга таба нишләргә мөмкин булуы турында фикерләр белән уртаклашты. Сезгә әти-әниләр фикерен, галимнәр һәм активистлар фикерләрен тәкъдим итәбез.

"Кемнәрдер янәдән татар теленә кайтты"

Ринат Миргаязов - татар теле укытучыларын берләштергән төркемне оештыручы:

"Төркемдә без укытучыларны рухландырып торырга тырышабыз, төшенкелеккә бирелергә юл куймыйбыз. Укытучылар мин татар теле укытучысы була торып рус телен укытырга мәҗбүр дип кимсенә. Моны мыскыллау буларак кабул итүче укытучылар да булды. Кемнәрдер Президент йөкләмәсен калдыру өчен, риторика укытырга да риза булып, тотынып калырга тырышты. Кайбер мәктәпләрдә директор позициясе шундый көчле: ул үзенчә татар теле укытучыларын яклап, эшсез калдырмаска тырышып, аларга рус теле сәгатьләрен арттыра. Рус теле укытучыларының күбесе, татар теле кыскартылган очракта матди хәлебез яхшыра дип сөенә. Шуның аркасында алар татар телен укытуга каршы пропаганда эшендә актив катнаша.

Кемнәрдер рус теле күп итеп укытыла башлагач, дәгъва белдереп, татар теле дәресләре яхшырак иде дип, янәдән татар теленә кайтты.

Татар теле программасын яңартырга һәм яхшыртырга кирәклеген күпчелек аңлады.

"Татар халкы ана телендә укый-яза белмәскә мөмкин"

Марат Лотфуллин - ТР мәгарифне үстерү институты, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре:

Киләчәктә татар теленең ирекле укытылуы татарларның татарча белмәвенә китерәчәк. Татар халкы киләчәктә үз ана телендә укый-яза белмәскә мөмкин.

Укучыларның рус телен белү сыйфаты сәгатьләр санына карап артмый, аның сыйфаты шулай ук калачак. Бу чараларның максаты - рус теленең сыйфатын күтәрү түгел, ә татар телендә укытуны туктату. Россия төбәкләрендә татар теле ата-аналар теләге буенча укытыла. Нәтиҗәдә нибары 7% бала гына атнасына 1-2 сәгать татар теле өйрәнә. Татарстанда да бу вәзгыять шуңа китерәчәк.

"Без татар теле белән генә шөгыльләнгән кадрларны югалтабыз"

Айрат Фәйзрахманов - Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары:

Мәгариф министрлыгы тарафыннан 220 татар теле укытучысына яңа эш урыннары эзләргә туры килер диелде. Әлбәттә, аларны хәзер үк эштән чыгармыйлар, ул эзлекле процесс булачак.

220 - ул кыскартылган укытучылар саны гына. Күп кенә татар теле укытучылары я рус телен укытырга, я социаль педагог вазифасын алырга мәҗбүр булды, кемдер түгәрәкләрне алды. Күбесенең укыту сәгатьләре кимеде - элек 24 сәгать укытса, хәзер 16-18 сәгатькә кала. Бу, әлбәттә, хезмәт хакында да чагылыш табачак.

Татар теле укытучысы хезмәт хакы ягыннан кызыктырлык булмаячак. Элек мәктәпләрдә татар филологиясен бетергән белгечләрне көтеп торган булсалар, киләчәктә аларга эш булмаячак. Димәк, кадрлар яңартылмаячак.

Мин соңгы атна эчендә 20 дән артык Казан һәм Чаллы мәктәпләре белән аралаштым. Кайбер мәктәпләрдә шундый хәл дә күзәтелә: кайсыбер ата-аналар яңадан килеп гариза язып киткән. Башта туган телен рус теле дип күрсәтсә, аннан татар теленә төзәтүчеләр дә булган. Бу баласы татар теленә йөрсен өчен эшләнгән. Кызганыч, мондый очраклар аз.

Кайбер мәктәпләрдә татар теле факультатив булып кына калган. Бу аның статусының төшүе. Татар теленә карата мотивация бетәчәк, чөнки имтихан бирәсе юк, шул сәбәпле татар теленә карата игътибар югалачак.

Шуны әйтергә кирәк: без татар теле белән генә шөгыльләнгән кадрларны югалтабыз.

Яңадан әзерлек үткән кадрлар турында да шуны ук әйтәсе килә. Мисал өчен, гомер буе бухгалтер булып эшләгән кеше башка эшкә күчә икән, ул бухгалтерлыкны онытачак. Татар теле укытучылары белән дә шундый ук хәл бит. Сәгатьләрнең кыскаруы татар теле һәм әдәбиятны белү дәрәҗәсен киметәчәк.

Мәгариф тарихыннан шуны әйтергә була: кайсы да булса фәннең укыту сәгатьләрен кисеп, ул фән буенча күрсәткечләр бервакытта да артмаган. Укучыларның татар теле буенча белем дәрәҗәсе арта алмый. Безнең укучыларыбыз Тукайны һәм Җәлилне генә беләчәк.

"Туган тел - ул физкультура түгел, өч сәгатькә калырга..."

Чулпан Хәмидова (Казан) - актив әни, Вконтактедагы татар телен яклау төркемен оештыручыларының берсе:

Тугызынчы сыйныфларга имтихан өчен татар телен сайларга рөхсәт бирмиләр. Татар телен теләп азчылыкта калганнар я ризалаша, я башка мәктәп эзли. Татар теленә каршы булганнар "туган телле" программа белән ризалашмыйча, 1нче, 2нче планнарны таләп итеп йөриләр.

Риторика, рус фольклоры кебек дәресләргә ризалык бирмәгәннәр дә бар. Укытучылар әти-әниләре татар телен өйрәнергә ризалык бирмичә, балалары татар телен өйрәнергә килүләре турында да сөйләде. Кайдадыр балалары әти-әниләрен гаризаларын үзгәртергә үгетләгән. Гомумән, мәктәпләр бик авыр хәлдә, тәртип юк. Мэрия үзенең карамагында булган мәктәпләрне тәртипкә китермәсә, тагын да аяныч хәлләр булыр кебек.

Гомумән, баланың үз телен 3 сәгать, ә чит телләрне 12-15 сәгать укуы гадел түгел. 3 сәгатькә калырга туган тел - ул физкультура түгел. Түгәрәк хәленә калган татар теле турында әйтәсе дә түгел.

"Авыл кешесенең милләт язмышын кайгыртмавына таң калам..."

Рифә Рахман - филология фәннәре кандидаты:

Бала тел фәннәрен яхшы үзләштерсен өчен, исәпләп чыгарылган оптималь сәгатьләр бар. Әгәр шуннан артып китә икән, укучыларның кызыксынуы кими, хәтта бетә, алар өчен зур йөк бу, ә аңа сирәк балалар гына рухи һәм физик әзер була. Укучылар бу хакта үземә шалтыратып сөйли башладылар инде.

Иманым камил: мәктәп укытучыларының белеменә, методик осталыгына шик белдергән ата-ана балаларын барыбер репетиторга йөртүдән туктатмаячак. Икенче яктан, белемгә сәләтле бала әз генә сәгать эчендә дә кирәген ала. Мин үзем тел гыйлеменә, укырга кергәнче үк, әтинең өлкән класслардагы дәресләрендә утырып, дәфтәрләр тикшерешеп, укуда артка калган балаларга булышып өйрәнгән идем, шул бүгенге көнгә кадәр җитте. Педучилищега баргач аптырадылар хәтта - телне ничек болай мәктәптән үк белеп була, дип сорадылар. Кемнеңдер бер сәгатьтә үзләштергән белемен икенчесе ел буена да башына сеңдерә алмас. Мондый очракларда өстәмә дәресләр дә ярдәм итә алмаска мөмкин.

Кызга да рус теленнән БДИ бирү өчен дә репетитор ялламадым. 5 кә бирде. Башта авыл мәктәбендә, аннан Казанда татар гимназияләрендә укыды. Дүрт яшьлек оныгым инде ике ел өч телдә иркен сөйләшә. Акыллы балалар өчен мәктәп программалары бик җиңел ул, аларның башы безнекеннән тизрәк эшли, хәтерләре дә яхшырак.

Киләсе елда Мәскәү белән Питерны белем алуда узарбыз дигән өметем юк, татар теленә каршы чыккан ата-аналарның буш хыял белән янганын аңлыйм. Хәер, күбесе, татарлардан күбрәк ял итү өчен генә каршы язган идек, инде чүп-чар укытырга кала балаларыбызга, дип зарлана. Сөенәм! Бу сүзләр кешенең үзен дә, башкаларны да хөрмәтләмәс дәрәҗәдә ялкаулыгын, денсезлеген күрсәтә. Менә кемнәр каршы үз республикасындагы җирле халык ихтыяҗларына.

Күп кенә шәһәр татар гимназияләре ана телебезгә сәгатьләрне киметмәде, авыллардагылар баш бәрә-бәрә яңа расписаниеләр төзергә тотынды. Авыл кешесенең, мәктәп директорларының фикер тарлыгына, милләт язмышын кайгыртмавына таң калам. Рус теленнән татар гимназияләрендә имтиханнарны бик яхшы бирәләр. Көчле милли белем учаклары ачарга, татарча укучы сыйныфларны арттырырга, балаларны шунда бирергә тырышырга һәм чит милләтләрне белем алуда узып китәргә кирәк! Ә моңа шанс бар! Бары тик ата-ананың белем алуга, милләт язмышына аңлы мөнәсәбәте генә кирәк.

Нигәдер, бәлки, ялгышам, рус мәктәпләрендә нәтиҗәләр хәтта начараер кебек. Җәй күрсәтер. Җаным мыскылланудан шулкадәр яна ки, яхшы булсын да димим. Уңыш милли уку йортларыбызга килсен дигән теләктә калам.

Актив әниләр: Укучылар татар телен сораганда йөрәгем өзгәләнә

Гөлүсә Сафина (Казан) - актив әни:

Улыбыз ике ел Казанның 20нче гимназиясендә укыды. Әлеге уку йортының татар мохитле булуына сөенә идек. Ләкин ни кызганыч, ул өебездән бик ерак урнашкан. Шунлыктан яши торган урыныбыздан ерак булмаган, яңа үз ишекләрен ачкан 180нче полилингваль гимназиягә күчтек. Бу гимназия үрнәк татар гимназиясе булырга тиеш иде дә бит... Ләкин хәзер монда хәлләр башка мәктәпләргә карый да аянычрак бугай. Ана теле атнасына 3 сәгать кенә, рус теленә 11 сәгать бирелгән. Татар сыйныфында укытабыз дип, ышанып биргән идек балабызны. Кызганыч, укытучыларының исеме генә татар, үзе бер авыз татарча белми. Өстәвенә, расписаниелары көн дә алмашына. Дәресләрне әзерләп йокларга гына ята бала, расписание үзгәрде дигән хәбәр килә телефонга. Торып, яңадан өй эшләрен эшли башлыйбыз. Без түгел, балалар да стресс кичерә.

Флера Тарасова (Бөгелмә) - актив әни:

Бөгелмәнең 7 мәктәбе 2нче планны сайлады. Татар телен 2 сәгать кенә факультатив буларак өйрәнәләр. Хәзер аларга шартлар куялар - сыйныфның яртысы татар телен өйрәнергә теләсә һәм татар теле укытучысы киселгән ставкада эшләргә ризалашса, факультатив була, башкача - юк, диләр.

Риторика, иске славян язуы, фольклор булган җирдә күбесе кире татар теленә кайткан дип беләм.

Исемен әйтергә теләмәгән ана:

Татар телчеләре география, физика укытучылары була алмый. Кызганыч, Задорнов вакытыннан алда бу дөньядан китеп барды. Ул бу очракта нәрсә әйтергә кирәклеген белер иде. Ничек инде хезмәт һәм химия укытучысын бер үк кеше укытсын? Бәлки ПТУларда пешекче белән "сварщик"ларны әзерләүне дә берләштерергә кирәктер алайса? Бүгенге хәл бернинди мантыйк кысаларына да сыймый.

Гөлгенә Ихсанова (Казан) - татар теле укытучысы:

Кайбер укучыларым безнең татар теле кайчан була дип килеп сорый. Шул вакытта йөрәгем өзгәләнә. Алар өчен әти-әниләре туган телне укымаска хәл иткән.

Лилия Сабирова (Казан) - актив әни:

Кайбер мәктәп җитәкчеләре бу үзгәрешләргә риза һәм алар бу үзгәрешләрне яхшы итеп кабул итә. Андыйлар да юк түгел. Татарлар арасында да татар теленә каршы чыгучылар җитәрлек. Рус ата-аналары бездә татар телен укыту яклы. Кайсыберләре рус милләтеннән булса да, татар телен баласы өйрәнсен өчен, хәтта туган телен дә татар теле дип күрсәтә. Ә чынында үзләре рус милләтеннән. Безгә татар теле кирәкми дип, кычкырып йөрүче татар милләтле ата-аналар да бар. Рус завучлары да ничә ел татар телен дәүләт теле буларак укыттык, хәзер ничек инде без аны укытмаска тиеш дип борчылалар. Шундый мәктәпләр дә шактый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: