Мөслим-информ

Татар тарихы, моңы, иҗади мирасы сагында

Үткәндәге тарихи мизгелләрне барлап, җыйнап, гаилә музейлары булдыручылар арта бара. Шагыйрь, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов, башкалар үрнәге белән дәртләнеп, яшәгән йорты янәшәсендә генә музей булдырган. 

Артык зур булмаган корылма эченә урнашса да, музейда бик күп экспонат тупланган. Музей хуҗасы аларның күбесен балачактан ук җыйнап барган. 
– Бабам балта остасы иде, ул өйрәткән һөнәрне, эш коралларын мирас итеп сакладым. Музей коруның төп максаты – киләсе буынга, балалар-оныкларга гаиләбез тарихын түкми-чәчми тапшыру, – ди Мөҗәһит абый. 
Әби-бабаларының борынгы фоторәсемнәре янәшәсендә үз гаиләсе сурәтләре дә урнашкан. Балаларына, туганнарына багышлап ясалган шәмаилләр, үзенең һәм тормыш иптәше Бания Тимерхановнаның гаилә шәҗәрәләре тупланган. Искиткеч күп хезмәт куелганы – фотошәҗәрә. Чөнки узган гасыр башында яшәгән гаилә әгъзаларының фотолары сакланмаган. Музей хуҗасы туганнары сөйләгәннәргә нигезләнеп, аларның фоторәсемнәрен торгызган. 
Гарәп графикасын кулланып, якыннары һәм дусларының юбилейларына котлау коллажлары ясап бүләк итә икән. Гаиләсе тормышында һәр тантаналы мизгелне хәтерләткән истәлекләр зур урынны били биредә. “Борынгы эш кораллары ничек шулай күп сакланган?” дигән сорауга таныш-белешләрдән, авылдашлардан да сорап алам, тапканчы эзлим, ди ул. Тынгысыз, иҗатсыз бер генә көн дә яшәмәүче якташыбыз ат дирбияләре, агач сәнәк, ипи көрәге, җилпуч, кул тегермәне һәм башка күптөрле көнкүреш коралларын тәртипләп, чигүле тастымаллар янәшәсендә зәвык белән урнаштырган. Балачагыннан истә калган “шәпиле” уены белән оныкларын да таныштыра, уйната икән. Иткә суйган малның сөякләреннән ясалган шәпиләрне бала-чага букчаларына җыеп йөри торган булган. Иң күп шәпи отучы яшьтәшләре арасында абруй казанган. 
Мөҗәһит абыйның пионер, комсомол еллары истәлекләре ихтыярсыз совет чорына алып китә. Музейның эчке корылышын тулысы белән үзе башкарган. Мөҗәһит абыйның музей кору тәҗрибәсе бай. Район музеен оештыруда катнашкан булган ул. 
Туган авылы Түреш хакында озаклап сөйләргә ярата Мөҗәһит абый. 
– Нәселебездән, туган авылым Түрештән талантлы шәхесләр күп чыккан. Харрас Әюп, Наил Әюп, Ләбиб Лерон һәм башка бик күп күренекле кешеләрне биргән төбәктән булуым белән чиксез горурланам, – ди ул. 
Гүзәл табигать почмагында урнашкан Түреш авылы фотокүренешләре дә музейда үзгә бер җылы атмосфера тудыра. Мөҗәһит Әхмәтҗанов туган авылы язмышы белән янып яши. Туган нигезен корытмыйча, авылында умартачылык белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта иҗат итәргә дә вакыт таба ул. Шушы көннәрдә генә райондашыбыз Зариф Мөэминовның гарәп графикасы белән язылган шигырьләрен тәрҗемә итеп туплаган җыентыгы дөнья күргән.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов – күпкырлы талант иясе, яраткан шөгыльләре дә санап бетергесез. “Музыкага, әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт – миңа ата-бабалардан күчкән иҗади мирас”, – ди ул. Гармуннары коллекциясендә бер гасырдан артык тарихлысы да бар. Бабасыннан истәлеккә калган “Саратский” гармунда Мөҗәһит абый җилкенеп татар көйләрен уйный. Танылган курайчы да ул. Аларның һәрберсе турында тәфсилләп сөйли, яратып көйли дә, татар-башкорт моңнарын яңгырата. Милләтпәрвәр якташыбыз шулай татар тарихын, моңын, иҗади мирасын саклауга үзеннән әйтеп бетергесез зур өлеш кертә. 
Мөҗәһит Әхмәтҗанов язган китаплар саны да 30дан арткан. Туган авылы Түреш – кечкенә генә булса да, күренекле шәхесләре белән данлыклы. Авыл турында бүгенге көндә 5 китап нәшер ителгән. Музей хуҗасы шушы китаплардан күргәзмә оештыруны да күзаллый. Гаиләсе тормышына һәм шәхси вакыйгаларга бәйле экспонатларны бөртекләп җыеп, музей кора алуына чиксез сөенә ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: