Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татар кызы” бәйгесенең Татарстан Республикасы буенча йомгаклау турын онлайн карап булачак

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген, 20 сентябрь көнне, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында "Татар кызы" бәйгесенең Татарстан Республикасы буенча йомгаклау туры узачак. Әлеге бәйрәмне "Татар-информ" агентлыгы онлайн күрсәтәчәк.

Бәйгедә республикабыз районнарыннан һәм шәһәрләреннән 11 кыз көч сынашак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Алар:
1. Инзилә Шәрәфуллина, Апас муниципаль районы;
2. Ләйсән Мусина, Теләче муниципаль районы;
3. Миләүшә Зарипова, Лаеш муниципаль районы;
4. Ильвена Кәримова, Балык Бистәсе муниципаль районы;
5. Гөлназ Әндәрҗанова, Алабуга;
6. Разилә Хәсәншина, Чистай муниципаль районы;
7. Ләйсән Әхмәтҗанова, Зәй муниципаль районы;
8. Гөлназ Хәмитова, Азнакай муниципаль районы;
9. Лиана Антонова, Сарман муниципаль районы;
10. Алия Фәйзуллина, Яр Чаллы;
11. Гөлназ Гатина, Чирмешән муниципаль районы.

Бәйгедә җиңүче Уфада узачак Халыкара "Татар кызы-2017" бәйгесенең финалында катнашачак.

Бүген җиңү яулаячак татар кызына Луиза Фәсхетдинова тарафыннан махсус ясалган, көмеш ука белән чигелгән калфак һәм кыйммәтле бүләк тапшырылачак.

Онлайн-трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/103/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев