Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар Кыш бабае Россиянең 10 иң популяр Кыш бабайлар исемлегенә кергән

Арчаның Яңа Кырлаенда урнашкан Татар Кыш бабае резиденциясе быел да дөньяның төрле җирләреннән кунаклар кабул итәргә әзерләнә.

("Татар-информ", Мөршидә Кыямова). 2017-2018 ел нәтиҗәләре буенча ТурСтат аналитик агентлыгы Россиянең иң популяр 10 Кыш бабаен ачыклаган. Әле исемлектә туристлар тарафыннан яратып аталган Кыш бабай резиденцияләре теркәлгән. Бу хакта "Татар-информ"га Татар Кыш бабае һәм Кар Кызы резиденциясе хезмәткәрләре хәбәр иттте.

"Татар Кыш бабае быел да кунаклар кабул итәргә җентекләп әзерләнә, тиздән кар явачак. Быелгы бәйрәм узган еллардан бер дә ким булмаячак. Татар Кыш бабае 2 декабрьдән эшли башлый. Бәйрәм чаралары 2 февральгә кадәр дәвам итәчәк", - дип хәбәр иттеләр Татар Кыш бабае һәм Кар Кызы резиденциясеннән.

Татар Кыш бабае һәм Кар Кызы кунакларны Казаннан 80 км ераклыкта урнашкан Арчаның Яңа Кырлай авылында кабул итә. Татар Кыш бабае резиденциясендә әкият каһарманнары Шүрәле, Батыр, Убырлы Карчык, Шайтан, Аждаха, Алтынчәч һәм бер-берсенә гашыйк Таһир һәм Зөһрә дә эшли.
Россиянең 10 популяр Кыш бабайлары исемлегендә Волгорад өлкәсенең Бөек Устюг, Карелия, Бурятия, Удмуртия, Мари Эл, Мордва, Чуашия, Ямал-Ненец округы, Тываның кыш хуҗалары теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X