Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татар-информ”да узган лабораториум нәтиҗәләре: галимнәр тәкъдим иткән тәрҗемә үрнәкләре

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган лабораториумда тикшерелгән 15 сүзне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. (Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе тарафыннан оештырылган лабораториумда татар теле галимнәре журналистларны русча-татарча тәрҗемә үзенчәлекләренә төшендерде. Лабораториумда русчадан татарчага тәрҗемә ителгән сүзләр түбәндәгеләр: Роспотребнадзор, обременение (снять с обременения), за столом, с...

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган лабораториумда тикшерелгән 15 сүзне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе тарафыннан оештырылган лабораториумда татар теле галимнәре журналистларны русча-татарча тәрҗемә үзенчәлекләренә төшендерде.

Лабораториумда русчадан татарчага тәрҗемә ителгән сүзләр түбәндәгеләр: Роспотребнадзор, обременение (снять с обременения), за столом, с праздником, поручение (Президент поручил), смертный, свежий, репрессирование, раскулачивание, опекун, налоговый вычет, за рулем, женственность, стена, процесс.

Экспертлар: Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина, КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры Чулпан Харисова, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе Айнур Тимерханов, КФУ доцентлары Гөлфия Һадиева, Халисә Кузьмина, Айрат Йосыпов, Энҗе Кадыйрова.

Беренче булып "Роспотребнадзор" сүзен тикшерделәр.

КФУ галимнәре "кулланучылар күзәтүчелеге" дигән нәтиҗәгә килгәннәр һәм рус теленә ияреп кыскартулар булырга тиеш түгел дип саный, ә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе Айнур Тимерханов Россия сүзенең кыскарган үрнәген дә тәкъдим итте.

"Обременение" сүзенә төгәл тәрҗемә дип галимнәр "чикләү" сүзен, ә "снять с обременения" сүзтезмәсен "чикләүләрдән азат итү" мәгънәсендә карыйлар.

"За столом" сүзтезмәсен кулланганда һәм тәрҗемә иткәндә, "өстәл артында" үрнәге кулланыла, әмма экспертлар моны калька рәвешендә телебезгә килеп кергән тупас хата дип таныды. Алар "өстәл янында" үрнәген тәкъдим итә.

"С праздником"ны татар телендә рус теленнән турыдан-туры тәрҗемә итү сәбәпле, "бәйрәм белән" үрнәге кулланыла. Монда "белән"не куллану хатамы юкмы дигән сорау туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев