Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар хатыны ниләр күрсәтә

Көмеш туе көнне бер ир уянган да үз-үзенә сөйләнеп ята икән: Их, өйләнгән көнне үк бәреп үтергән булсам, бүген төрмәдән чыга идем бит инде мин! Бу мәзәк беркөнне кибеттә искә төште. Зәвыклы булмаса да сыйфатлы киенгән, прическасына караганда чәчтарашныкы кайда икәнен белүче (ханым дип әйтәсе килми) бер хатын ире белән...

Көмеш туе көнне бер ир уянган да үз-үзенә сөйләнеп ята икән: Их, өйләнгән көнне үк бәреп үтергән булсам, бүген төрмәдән чыга идем бит инде мин!

Бу мәзәк беркөнне кибеттә искә төште. Зәвыклы булмаса да сыйфатлы киенгән, прическасына караганда чәчтарашныкы кайда икәнен белүче (ханым дип әйтәсе килми) бер хатын ире белән кибеттән кирәк-ярак ала. Ире дә алай эт яламаслык түгел. Чиста-пөхтә, үз-үзен тотышы да кешеләрчә. Алган әйберләрен иренең кочагына төяде дә кәшилүгеннән вак акча эзли, күрәсең сатучының сдачага җае килми. Иренең "Мин чыга торыйм", дигән сүзенә кырт кына борылды да: "Тор шунда! Менә монда килеп бас !" - дип боерып, бармагы белән аяк астына төртте. Җитмәсә бу сүзләрне усал каты тавыш белән кат-кат кабатлый.

Бу минутта ул миңа овчаркалар өйрәтүче дрессировщикка охшап калды, ире мәхлук бер сүз дә әйтми килеп басты инде.

Пәйгамбәр "Хатыннарыгызның битенә сукмагыз", дип шушындыйлар турында әйткәндер инде. Бабайлар: "Һәрбер хатынның җене була, кырык көнгә бер җенен качырып торырга кирәк", ди торганнар иде. Күрәсең бу хатынның җенен бер тапкыр да качырмаганнар. Мәгәр шул кибеттә үк сугып егасы килде үзен. Кеше хатынына сүз әйтеп булмый, өч-дүрт бабай дәшми калдык инде. Әмма эчебездән барыбыз да "Аллага шөкер, минеке болай түгел!" - дип уйлаганбыздыр.

Әнвәр Сәрвәров.

Тат. Бүләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X