Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар әдәбияты көннәре.ФОТОРЕПОРТАЖ

Күренекле татар язучыларын, галимнәрен чакырып, Мөслимдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрен үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел язучылар белән бергә дин әһелләре дә килде. Шулай булмыйни, дин дә, тел кебек үк, милләт сагында тора. 


Кунаклар иң элек Мөслим белән танышты. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә, “Миләшкәй” балалар бакчасында булып, мәгариф хезмәткәрләре белән күрештеләр. “Курай”, “Киләчәк” паркларын, “Кояшлы Ык” ял зонасын карадылар. Туган якны өйрәнү музее белән танышканнан соң үзәк китапханәгә керделәр. Биредә “Тел. Милләт. Дин” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үтте. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова милли тәрбия һәм белем бирү буенча күрсәткечләр белән таныштырды һәм бу өлкәгә кагылышлы проблемаларны күтәрде: “Татар теле һәм әдәбият дәресләренең саны кимеде, ә программа үзгәрмәде. Авыл имамнары картаеп бара, ә алыштырырга яшьләр юк”. Беренче булып фикерен Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җиткерде: “Дин, әдәбият кулга-кул тотынып эшләмәсә, ата-ананың үзаңын уята алмасак, бернәрсәгә дә ирешә алмаячакбыз! Элек Ходайдан курку бар иде, моңа кадәр милләт шуның белән сакланды, – диде ул. – Бу безнең милләтнең генә проблемасы түгел, башка милләтләр белән дә сөйләшергә кирәк. Алар нинди чара күрә?” 
 

– Проблеманы укытучы гына хәл итә алмый, әлбәттә, – диде тел галиме Хатыйп Миңнегулов. – Милли тәрбия гаиләдән башланырга тиеш, тик әти-әниләрнең күбесе үзләре – маңкорт! 
Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабутдинова тел, милләт юкка чыгу куркынычының башка халыкларга да янавына мисаллар китерде. “Без – совет буыны, идеаллар белән яшибез. Ә балаларыбызның күзләрендә – доллар! Алар бу үзләренә файда бирсә генә эшлиләр, бирмәсә – юк, – диде Миләүшә ханым. – Әти-әниләр балаларын көнгә ничә минут күрә? Тәрбия процессында әбиләр юк бүген. Әбиләр белән бергә мәдәният китте, алар урынына татар теле укытучысы калды”. 

 

Проблемага Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин нокта куйды: “Шиһабетдин Мәрҗани: өч әйбер диндә булмаса да, динне саклый, дигән. Алар – милли кием, милли тел һәм гореф-гадәт. Шәкертләребезгә милли киемнәр тектердек, мәдрәсә территориясендә алар татарча гына сөйләшергә тиеш. 25 ел мәдрәсәдә эшләү дәверендә беркемнең дә: “Ник татарча сөйләшәсең?” дигәне булмады. Телебезне беркем дә тыймый”. Аның фикерен республика мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров дәвам итте: “Дөньяны үзгәртергә теләсәң, үзеңнән башла, дигән хикмәт ияләре. Битарафлык телебезне, мирасыбызны, тарихыбызны белмәүдән килә”. 
 

Язучылар белән очрашу, аралашу район мәдәният йортында дәвам итте. Биредә “Тел. Моң. Милләт” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Язучылар шигырьләрен укыды, милләтне саклау турында фикерләрен җиткерде, район үзешчәннәре моңлы җырларын яңгыратты, милли биюләр тәкъдим итте. Кунаклар Мөслимнең матурлыгына, төзеклегенә, пөхтәлегенә соклануларын яшермәде. “Татарның оясы Арча, Саба гына түгел икән (элек шулай уйлый идек), татар язучыларының күпчелеге Мөслимнән икән бит, – диде Хатыйп Миңнегулов. – Алай гына да түгел, Мөслимнән чыккан тел белгечләре дә күп икән. Бүген менә Марсель Бакиров ничә еллар “колак итемне ашаган” эт тыкрыгын күрдем!” Әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин Мөслимнән килгән студентларның тәртипле һәм белемле булуы белән аерылып торуын искәртте. Язучы Факил Сафин туган ягы белән горурланудан “12 сантиметрга үсеп китүен” әйтте. Миләүшә Хабутдинова теләкләре дә үзенчәлекле яңгырады: “Җирлегегездән гөлбакча ясагансыз. Гөлбакчагызда җидегән чишмәләр корымасын, әтәчләрегез “кикрикүк” дип кычкырсын, йортларыгызда татар җырлары яңгырасын!” Шагыйрь, язучы Ләбиб Лерон залга: “Мин үземне “татар” дип әйтә алам, ә сез үзегезне “татар” дип әйтә аласызмы?” дип мөрәҗәгать итте. Үзегез татарча сөйләшеп, оныкларыгыз ана телен белми икән, сез татар түгел!” Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та шушы фикерне куәтләде: “Минем җиде оныгым да татарча сөйләшә, Аллага шөкер! Тел – безнең тәкъдиребез. Кыямәт көнендә: “Ник син татар?” – дип сорамаячаклар (милләтне без сайлап алмыйбыз), “Милләтеңне саклауга үзеңнән нинди өлеш керттең?” – дип сораячаклар. Зарланып кына мәсьәләне хәл итеп булмый, мәсьәләне хәл итү өчен һәркем үз өлешен кертергә тиеш”.

 

Римма Афзалова.

Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев