Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАТАР АВЫЛЫ НИНДИ КИТАПЛАР УКЫЙ? (РЕЙТИНГ)

Автор: Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА. Интертат Авыл халкы нинди китаплар укый? Бер авыл - Саба районы Явлаштау авылы мисалында без кайсы авторларның популяр булуларын белештек. Китапханәче Тәгъзимә Галиева "Татар-информ" хәбәрчесе соравы буенча авылда иң популяр 10 китап исемлеген төзеп бирде. Тәгъзимә Галиева күп укылган авторларны атап кына калмады, авторларга һәм китапларга карата...

Автор: Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА. Интертат
Авыл халкы нинди китаплар укый? Бер авыл - Саба районы Явлаштау авылы мисалында без кайсы авторларның популяр булуларын белештек. Китапханәче Тәгъзимә Галиева "Татар-информ" хәбәрчесе соравы буенча авылда иң популяр 10 китап исемлеген төзеп бирде.
Тәгъзимә Галиева күп укылган авторларны атап кына калмады, авторларга һәм китапларга карата фикерләре белән дә уртаклашты.



1) Зифа Кадыйрова. Китапханәче рейтингында әлеге автор беренче урында. Аның китапларын күбрәк урта буын кешеләре укый. Китапханәче фикеренчә, аның әсәрләре бик халыкчан, җиңел укыла. "Әсәрдәге геройларда кеше үзенең чагылышын таба ала. Мәсәлән, "Көтеп узган гомер" повестен бер утыруда укып чыккан кешеләр байтак. Шулай ук башка китапларын да тиз арада алып бетерәләр", - дип сөйләде китапханәче.



Бу Язучының һәр китабын яратып укучы Рәзинә апа исә болай диде: "Язучы тормыш авырлыгын үз башыннан үткән кебек ничек тасвирлый ала икән? Әсәрендәге геройлар белән күзгә-күз очрашканы бармы икән? - дигән сораулар еш туа.

2) Нәбирә Гыйматдинова. Китапханәче әйтүенчә, бу авторны да башлыча өлкән яшьтәгеләр яратып укый. "Хыялыйлык сыйфаты хас булган кешеләр өчен менә дигән китаплар. "Бәхеткә юл кая" исемле повестен авыл халкы бер сулыштан укып чыкты. Шуңа күрә язучының яңа китапларын чыкканын көтеп кенә торалар", - диде ул.



3) Мәдинә Маликова - авыл китапханәсенең бронза лидеры. "Алтын" һәм "көмеш" приз ияләреннән аермалы буларак, бу китап белән авылда урта яшьтәгеләр кызыксына. "Чәчкә балы" исемле китабы аша укучылар үзләренә күмедер өлештә сабак алганнарын да хәбәр иттеләр", - диде китапханәче.



4) Нур Әхмәдиев. Исемлекнең беренче өчлегендә хатын-кыз авторлар булса, дүртенче урыннан ир-ат авторлар күренә башлый. Китапханәче әйтүенчә, бу авторларның китапларын башлыча балалар укый.



Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Нәзирә апа Багутова фикеренчә, автор балаларны матурлыкны күрергә, аны тоярга өйрәтә:

- Мин тәрбияче булгач, күбрәк балалар әдәбиятына зур игътибар бирәм. Китапханәгә керүгә балалар өчен булган китап киштәсенә күзем төшә. Соңгы елларда балалар өчен китаплар күбрәк басыла башлады. Бу бик куандыра. "Мәктәпкә барырга җыен" акциясе кысасында үткәрелгән чарада Габдулла Кариев яшь тамашачылар театры директоры Ярмиев Мансур Зиннур улы авыл һәм мәктәп китапханәсенә, балалар бакчасына бик күп китаплар бүләк итеп бирде. Без аңа зур рәхмәтләр белдереп, балаларыбызны китаплар дөньясы белән таныштырабыз.

5) Мөхәммәт Мәһдиев. Китапханәче әйтүенчә, аның әсәрләрендә олы яшьтәгеләр үзләренең яшьлекләрен табалар. "Авторның тел байлыгы укучыны уйламаганда үзе белән алып кереп китәргә сәләтле", - диде ул.




6) Кадим Җәмитов - алтынчы урында. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сынчының (Кадим Җәмитов - Оренбургтагы Муса Җәлил, Казандагы Кол Гали һәйкәлләре, "Хөррият" стеласы авторы) популяр булуы җирле үзенчәлек белән аңлатыла, ахырысы. Кадим Җәмитов чыгышы белән Саба районыннан. Китапханәче әйтүенчә, соңгы арада аның "Килмешәк" китабын алучылар саны арткан. "Автор үзенең китабында гыйбрәтле язмышлар турында сурәтли һәм шул сынаулардан җиңү юлын табарга булыша", - дип шәрехләде китапханәче.



7) Гөлчәчәк Галиева белән бергә рейтингка кабат хатын-кыз авторлар килеп керә. Китапханәче фикеренчә, татар хатын-кызының түземлеген чагылдырган өчен авыл хатын-кызлары әлеге әсәрдәге геройларны үзләренә өлге итеп куялар. Шулай ук дин тотучылар да бу авторның китапларын бирелеп укыйлар.



8) Айгөл Әхмәтгалиева. Китапханәче бу авторның китапларын сораучыларның бермә-бер артуын әйтте.



9) Тәлгать Галиуллин. Бу рейтингка кергән авторлар арасында "ир-атлар яратып укыйлар" дип аталган язучы. Китапханәче әйтүенчә, автор үзенең әсәрләренә ир-ат психологиясен оста итеп сурәтли. Шул рәвешле кызыксыну тудыра икән.



10) Әмирхан Еники белән Фәнис Яруллинны сораучылар тигез дисәк тә була, диде китапханәче. "Беренчедән, Әмирхан Еникиның күп әсәрләре уку программасыннан тыш та күп укыла. 8-10 сыйныф укучыларының китап алырга чират торганнарын үземнең дә күргәнем бар. Ә Фәнис Яруллинның исә шигырьләре җырлап укыла. Укучы аның шигырьләрен укыганда аерым бер хискә бирелеп китеп укый. Шуңа күрә аның китапларын яшьләр белән бергә өлкән буын да ала".







Гомуми нәтиҗә шундый - китапханәгә күбрәк өлкәннәр йөри. Бу, бәлки, яшьләрнең интернет белән яхшы дус булуына бәйледер.

Минем үземнең фикеремчә, электрон китапларның өстен ягы күп булса да, басма китапны уку күпкә рәхәтрәк. Аны укыганда игътибар башка нәрсәгә юнәлми, шулай ук әсәрдә туган интрига йомгагы ахырда гына сүтелүе тагын да кызык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев