Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гражданнар оборонасы хәбәр итүе һәм аның буенча хәрәкәтләр

11 октябрьдә районда гражданнар оборонасы буенча команда штаб өйрәнүләр үтә. Өйрәнүләр вакытында урамда, мәчетләрдә һәм мәгълүмат чаралары аша "Барыгызның да игътибарына!", "Һава тревогасы", "Һава тревогасы тәмамланды", "Радиация куркынычы", "Химик тревога" кебек сигналлар яңгырарга мөмкин. Тыныч булуыгызны, куркып калмавыгызны сорыйбыз.

"Барыгызның да игътибарына! - Тыныч вакытта гадәттән тыш хәлләрдә (табигый бәла-казалар, халык хуҗалыгы объектларында, транспортта аварияләр яисә һәлакәтләр) һәм сугыш шартларында халыкка үз вакытында һәм ышанычлы хәбәр итү максатында һәм шулай ук халыкка хәл турында, әлеге шартларда хәрәкәт итү турында хәбәр итү өчен бирелә. Халыкның игътибарын җәлеп итү өчен телдән мәгълүмат биргәнче сиреналар, производство гудоклары, башка сигнал чаралары кушыла. Бу "Барыгызның да игътибарына!" дигән кисәтү сигналы булып тора.

Бу сигнал буенча халык гражданнар оборонасының татар һәм рус телләрендәге ашыгыч хәбәрен тыңлау өчен радио, телевизор кушарга тиеш.

"Һава тревогасы!" - Сиренаның озын улавы белән дошман һөҗүм иткән очракта барлык халык өчен бирелә. Бер үк вакытта 2-3 минут дәвамында диктор радиодан:"Игътибар! Гражданнар! Һава тревогасы! Һава тревогасы!" дип хәбәр итә. Сигнал, сирена тавышлары белән аралаштырып, берничә тапкыр кабатлана һәм предприятиеләрдә, транспортта өзек-өзек гудоклар беләнһәр җирдә кабатлана. Моннан тыш телдән мондый хәбәр бирелә: "Игътибар! Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив дежурные сөйли. Гражданнар! Һава тревогасы! Электр, газ, су, мичләрне сүндерегез, шәхси саклану чаралары, документлар, азык-төлек һәм су запасы алыгыз. Күршеләрегезне кисәтегез һәм кирәк булганда авыруларга, өлкәннәргә урамга чыгарга булышыгыз. Мөмкин кадәр тизрәк саклану корылмасына барып җитегез яисә урында сакланыгыз. Тынычлык һәм тәртип саклагыз. Гражданнар оборонасы органнары хәбәрләренә игътибарлы булыгыз!"

Бу сигнал буенча гражданнар оборонасы органнары күрсәтмәләре нигезендә хәрәкәт итәргә.

"Һава тревогасы тәмам" - Җирле радио һәм телевидение аша гражданнар оборонасы органнары тарафыннан һәм тавыш көчәйтүче күчмә чаралар аша "Игътибар! Игътибар! Гражданнар! Һава тревогасы тәмам. Һава тревогасы тәмам!" дигән сүзләр белән бирелә. Радио яисә башка элемтә чаралары буенча халыкның аннан соң ничек хәрәкәт итәргә тиешлеге хакында белдерүләр биреләчәк. Моннан тыш "Игътибар! Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив дежурные сөйли. Гражданнар! Һава тревогасы тәмам. Барыгызга да эш яисә яшәү урыннарына кайтырга. Авыруларга һәм өлкәннәргә ярдәм итегез. Сигнал кабатлануына әзер булыгыз. Гражданнар оборонасы органнары хәбәрләренә игътибарлы булыгыз!"

Бу сигнал буенча халык хәбәрне тыңлау өчен радио, телевидение чараларын кушарга тиеш.

"Радиация куркынычы!" - Турыдан-туры куркыныч янаганда (бер сәгать эчендә әлеге территориянең радиоактив заралану ихтималлыгы) яисә радиоактив заралану ачыкланганда барлык җирле техник элемтә һәм хәбәр итү чаралары ярдәмендә бирелә. Сигнал тавыш һәм ут чаралары белән кабатлана.

Бу сигнал буенча респиратор (тукымадан ясалган тузанга каршы маска, мамык-марля повязкасы), противогаз киегез. Үзегез белән су, азык-төлек запасы, медикаментлар алыгыз һәм убежищега яисә радиациягә каршы ышыклану урынына барыгыз. Андый корылмалар булмаганда таш бина яисә подвалларда сакланыгыз.

"Химик тревога!" - Химик яисә бактериологик зарарлану куркынычы булганда яисә ачыкланганда радио аша "Игътибар! Игътибар! Гражданнар! Химик тревога! Химик тревога!" дип бирелә. Урыннарда сигнал тавыш һәм ут чаралары белән кабатлана.

Бу сигнал буенча тиз генә противогаз, тәнне саклау чаралары киегез (алар булмаса, пленка материалларыннан, болонья типындагы плащлардан файдаланыгыз, резин аяк киеме, перчатка киегез) һәм саклану корылмасында ышыкланыгыз.

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев