Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тат. Бүләрдән Рифат Нәҗипов, Җәүдәт Миңнәхмәтовны җиңеп, 10 мең сум акча откан

Гомере буе спорт белән янып яшәгән кеше - нинди генә спорт төре булса да аны читләтеп үтми. Үзе катнашмаса да читләтеп булса да күзәтә. Ләкин спорт сөючеләр арасында күзәтеп кенә йөрмәүчеләр дә шактый.

Тат.Бүләр авылы егете, Мөслим районы Сабантуйларының көрәш мәйданында бик күп тапкырлар батыр калучы, көрәштән кала тагын бик күп спорт уеннарында актив катнашып җиңүләр яулачы Рифат Нәҗипов, шундыйлар рәтеннән. "Рифат" диюгә көрәш күз алдына килеп баса торган булса, хәзер аның белән беррәттән капчык сугышы уенын күзаллыйсың. Бик күп еллар рәттән район Сабантуйларында әлеге капчык сугышы буенча беренчелекне алып килүче Рифат Нәҗипов, инде соңгы ике ел рәттән Мамадыш районы, Җөри авылында ел саен үткәрелеп килүче Республикакүләм керәшеннәрнең халык бәйрәме Питрау Сабантуенда да сынатмый.

Быел да, 11 июль көнне, Җөри авылының Тырлау аланы үзенә 40 меңнән артык кунакны җыйды. Кызыклы уеннар белән беррәттән татар эстрадасының күренекле җырчылары бәйрәмне үзләренең җырлары белән бизәде. Капчык сугышы уены безнең якларга хас булмаганча, үзенең су өстендә үткәрелүе белән аерылып тора. Җиңелүче суга егылып төшә. Рифат әлеге уенда үзенең һәр көндәшен футбол туплары тутырылган капчык белән сугып суга егып төшерүгә иреште. Әлеге уенда иң кызыклысы суның икенче ярында ике ир-атның уенны телефоннарына төшереп, рәхәтләнеп көлүләрендә генә түгел, ә аларның берсе "Татарча көрәш" милли спорт федерациясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президенты, ТРның газификация фондының генераль директоры Миңнәхмәтов Җәүдәт Мидхәт улы һәм икенчесе җырчы Салават Фәтхетдинов булуында иде. Беренче карауда ук әлеге зур эшләпәләр, спорт киемнәерннән киенгән ир-атларны танымаган тамашачы, Җәүдәт Миңнәхмәтов җиңүче белән сугышырга теләк белдергәч танып шаккатты. Рифат Нәҗиповка Җәүдәт Миңнәхмәтов: "Әгәр мине җиңсәң, 10000 синеке" дип шарт куйды. Шулай уен башланды. Миңнәхмәтов Җәүдәтнең дә көчле икәнлеге, аның ничек капчык белән идарә итүендә күренде. Соң, әлбәттә, ул юкка гына гына "Татарча көрәш"нең президенты мени. Аның өстенә үз гомеренең 12 елын автоузышлар белән бәйләгән кеше дә бит ул. Капчык сугышы кызганнан-кыза барды. Нәтиҗәдә, Миңнәхмәтов үзенең суга егылганың сизепме, Рифатның кулыннан тотып "егылсак бергә егылыйк" дигән шикелле суга егылды. Икесе дә суга килеп төшкәч, Салават: "Ничья!" - дип кычкырып җибәрде. Миңнәхмәтов Рифатны җиңүгә омтылганы, курку белмәс, тәвәкәллеге өчен шарт итеп куйган 10000 акча белән бүләкләде, ә инде акчалата бүләктән тыш, Рифат уенның үз бүләге телевизор белән дә бүләкләнде. Миңнәхмәтовның бу беренче уены гына булмаган икән, Рифат Нәҗипов белән алар былтыр да, Рифат барысын җиңеп чыккач шундый шарт белән көрәшкән булганнар. Былтыр ул Рифатны 5000 сум бн бүләкләп киткән. Әлеге уен үз янына күп тамашачыны җыйды. Карый алмаганнар мәйданда урнашытырылган зур экраннардан уенны күзәтеп тордылар, җан аттылар. Сабантуйларда тамаша кылырлык уеннарны безнең якларда да оештырсыннар иде дигән теләк уянды! Тагын шундый уеннарның берсендә, Рифатның улы Зирәк Нәҗипов исә, 32кглы герне ераклыкка ыргыту буенча 3 урынга лаек булды. Зирәк, шулай ук күпләргә армспорт һәм көрәш буенча җиңүләр яулап килүче буларак таныш. Татарстанда армспорт буенча чемпион калган егет. Менә шундый спорт белән янып яшәүче гаилә ул - Нәҗиповлар гаиләсе! Рифат Нәҗиповның үзенә һәм аның эзләреннән баручы улы Зирәккә киләчәк спорт уеннарында зур җиңүләр теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев