Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тат. Бүләр мәктәбе укучылары район үзәгендә экскурсиядә булган

Нәни райондашларыбыз әледән әле Матбугат үзәгенә үзләренең күңелле сәяхәтләре турында язмалар юллый. Соңгы вакытта район үзәгенең зур үзгәреш кичерүен исәпкә алганда, авыл җирлекләрендә яшәүче егет-кызлар өчен Мөслимнең яңарган урыннары буйлап экскурсиядә булу да - олы бәхет. Тат Бүләр мәктәбеннән Булат Нургалиев сыйныфташлары белән бергә Мөслимдә экскурсиядә булуын сөйләп язган. Хатны...

Укытучыбыз Энҗе Салихҗановна иртәгә Мөслимгә экскурсиягә барабыз дигәч, без бик шатландык. Чөнки без бу көнне күптән көткән идек. 25 ноябрь көнне көнне шоферыбыз Ришат абый Мусин безне - 6, 7 класс укучыларын һәм класс җитәкчеләребез Энҗе апа Мәхмүтова һәм Фәнүзә апа Арсланованы җылы, йомшак автобусына утыртып, район үзәгенә алып китте.

Экскурсиябезне Туган якны өйрәнү музееннан башладык. Андагы экспонатларның күплеге һәм төрлелеге безне шаккаттырды. Музей хезмәткәре Равил абый Тимкин, бик җентекләп һәр экспонатка аңлатма биреп, аңлаешлы итеп сөйләде. Икенче тукталышыбыз - Матбугат үзәгендә иң элек "Авыл утлары" һәм "Сельские огни" газеталарының нинди шартларда чыгуы белән таныштык. Мөслим радиосы һәм телевидениесе хезмәткәрләре белән дә якыннан аралаштык. Оператор Альберт абый Латыйпов безне видеога төшерү, монтажлау серләренә дә төшендерде. Район үзәк китапханәсендәге бай китап фондын күреп сокландык. Китапханә директоры шагыйрә Лилия апа Садриева безне күбрәк матур әдәбият укырга өндәде һәм матур-матур шигырләрен дә яттан сөйләде.

Әнә шулай бик озак рухи азык җыйганнан соң, кафеда тамак ялгап алдык. Һәм күңеле якты истәлекләр белән кайтыр юлга кузгалдык. Безгә бу экскурсияне оештырган барлык кешеләргә дә тирән рәхмәт хисләребезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X