Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдәге Җәмигъ мәчете үз ишекләрен ачты. ТАНТАНАДАН ФОТОРЕПОРТАЖ

Соңгы еллларда Мөслимдә җитештерү объектлары һәм социаль-көнкүреш биналары белән бергә рухи тәрбия үзәге булган мәчетләр дә күпләп төзелә. Районыбыз чын мәгънәсендә рухи яңарыш кичерә. Бүген Мөслимдә "Җәмигъ" мәчете үз ишекләрен ачты. Ул - исәп буенча район үзәгендәге өченче мәчет. Район буенча Аллаһ йортларының саны - утызга якын.

"Җәмигъ" мәчетенә беренче нигез ташы моннан ике ел элек салынган иде. Мөселман кардәшләребез һәм игелекле иганәчеләр ярдәме белән ул тиз арада төзелеп тә бетте.

- Төзелешне башлаганда күпмедер шигебез дә бар иде. "Башкарып чыга алырбызмы?" дип икеләнгән чаклар да булды. Әмма Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм ярдәме, игелекле райондашларыбызның булышлыгы белән мәчетебезне сафка бастырдык. Җирлегебезне аллаһы Раббыбыз Үз рәхмәтеннән калдырмасын иде, - диде район башлыгы Рамил Муллин. Һәм мәчет төзелешенә үзләреннән риясыз ярдәм күрсәткән бертөркем иганәчеләргә, төзелеш эшендә катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

- Аллаһы Тәгалә бүген "Минем өемә кунакка килегез!" дип, йортларыгыз белән янәшә генә булган мәчетенең ишеген ачты. Ул ишек бервакытта да ябылмасын, олысына да, кечесенә дә, гамәл гыйбадәт кылу, рухи һәм дини тәрбия алу урыны булсын, - диде Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.

Тантанада чыгыш ясаучылар, изге теләкләрен һәм рәхмәтләрен ирештерүчеләр күп булды. Бергәләп тәкъбир әйтә-әйтә дин кардәшләребез мәчетнең эченә узды. Берьюлы 800 ләп кеше сыйдырышлы Аллаһ йортында намаз уку, дин гыйлеменә өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен гыйбадәт заллары да, уку класслары да аерым эшләнгән. Никах һәм балага исем кушу тантаналары өчен махсус зал булдырылган. Моннан тыш яңа технологияләр буенча эшләнгән интерактив китапханә һәм музей да бар.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев