Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташлыяр егете "Универ" сериалындагы Кузя белән бергә ял иткән?

19 июнь көнне Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасында IV Бөтенроссия "Яшь техниклар һәм уйлап табучылар" конференциясе узды. Анда катнашкан 73 регион вәкиле арасында Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 класс укучысы, республика конкурслары җиңүчесе Рөстәм Закиров бар иде. Жюри әгъзалары Рөстәмгә диплом, истәлек бүлләкләре, "Наука һәм жизнь" журналына...

19 июнь көнне Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасында IV Бөтенроссия "Яшь техниклар һәм уйлап табучылар" конференциясе узды. Анда катнашкан 73 регион вәкиле арасында Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 класс укучысы, республика конкурслары җиңүчесе Рөстәм Закиров бар иде.


Жюри әгъзалары Рөстәмгә диплом, истәлек бүлләкләре, "Наука һәм жизнь" журналына язылу бүләк итте. Мәскәү югары уку йортлары конференциядә катнашучыларны үзләренә укырга чакырды. Чараның тантаналы өлешеннән соң, Мөслим егете "Универ" яшьләр сериалының төп актеры "Кузя", ягъни Виталий Гогунский белән фотога төшкән.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Закиров "Уйлап табучылар һәм рационализаторлар" республика бәйгесендә үзе ясаган мотоцикл белән катнашып, җиңү яулаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев