Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Мөслимдә милли мәгариф мәсьәләләренең чишелеш юлларын эзләделәр (КОНФЕРЕНЦИЯНЕҢ ӨЧЕНЧЕ КӨНЕННӘН ФОТОЛАР)

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең бүгенге пленар утырышы "Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары" темасына багышланган иде.

Утырыш эшендә ТР премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Халыклар дуслыгы йорты" директоры Ирек Шәрипов һәм муниципаль район башлыгы Рамил Муллин катнашты. Шулай ук утырышта муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре урынбасарлары, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, белгечләр, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, министрлык вәкилләре, галимнәр һәм дәреслек авторлары да бар иде. Утырышта катнашучыларны Энгель Фәттахов һәм Рамил Муллин сәламләде. Министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина һәм башкаларның "Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары" темасы буенча чыгышлары тыңланды.

Утырыш ахырында милли мәгариф юнәлешендә югары күрсәткечләргә ирешкән һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә, Татарстан Республикасының "Мәгарифтәге казанышлары" күкрәк билгесе, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Рәхмәт хатын алучылар арсында Мөслим районы мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге методисты Нурания Шәймарданова да бар. Шулай ук татар телендә белем бирүче гимназияләр рейтингында җиңү яулаган мәктәпләргә дипломнар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев