Реклама
Матбугат үзәге игълан иткән "Сабантуйдан селфи" фотоконкурсында дүшәмбедән бирле тавыш бирү бара. Бүген, 4 август көне тәмамлану белән, җиңүчене билгелиячәкбез. Барлыгы бәйгедә 7 райондашыбыз катнаша. Тавыш бирү сайтыбызның сораштыру бүлегендә бара. Бу минутларга 628 тавыш җыеп, Эльвира Ганиева беренче урында бара.
Исегезгә төшерәбез, Матбугат үзәге алдау юлы белән тавыш җыючыларна бәйгедән төшереп калдырырга хокуклы. Җиңүчегә спонсор - маникюр ясау остасы Энҗе Салихованың сертификаты тапшырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз