Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгын каршылап: коткаручы Рөстәм Гатауллин

"Авыл утлары" газетасында Энергетиклар көненә багышланган язманы укыгач, Рөстәм Гатауллинны искә төшердем. Электр белән бәйле өзеклеләр килеп чыккач, совхозга зыян килмәсен өчен куйган хезмәтләрен күз алдыннан үткәрдем.

Мин "Трудовик" совхозының Тойгелде бүлекчәсендә идарәче булып эшләгән чор. 1980 елның гыйнварында, бик салкын, буранлы бер төндә каравылчы Шәфыйкъ абый өй кыңгыравына баса. "Апаем, бөтен фермаларда ут бетте, терлекләр катып бетә, нишлибез?" - ди бу. Трансформаторда бик каты шартлау булган, аннары ялкынланып нәрсәләрдер янган икән. Мин телефоннан район электр челтәрләре директоры Рөстәм Гатауллинга шалтыраттым, озак көттермәде, иске "УАЗ"ы белән килеп тә җитте. Карады да

- Икенче тарнсформатор куймыйча булмый, электригың сүтә торсын, хәзер килеп җитәм, - дип, китеп тә барды.

Электрик Рафаэль Мөгалимов сүтә башлады, мин фонарь яндырып торам. Озак үтмәде, Рөстәм үзенең бер эшчесе белән, яңа трансформатор салып, килеп тә җитте. Тракторчы Рафаэль Каюмовны уяттым, "КУН-10" белән трансформаторны алып, яңасын куйдык. Фермаларда ут кабынганда савымчылар, терлек караучылар иртәнге эшкә килә башлаган иде инде. Нинди суык булса да, ут кабынгач, эчкә җылы кергән кебек булды.

Икенче юлы ут бөтен совхозда беткән иде. Шундый ук суык, буранлы көн. Тагын Рөстәмгә шалтыраттым. "Хәзер чыгам", - диде һәм озак көттерми килеп җитте. "Бу линиядә өзеклек инде", - диде ул. Машинаны юлда калдырып, Тойгелдедән Мөслимгә таба басудан чыбык тартылган баганалар турыннан, билдән көрт ерып, өзеклекне эзләп киттек. Бара торгач, подстанциягә дүрт багана арасы калгач, өзек чыбыкларны күрдек. Дежур электриклар белән чыбыкларны ялгагач, подстанция машинасы безне Тойгелдегә илтеп куйды. Ул вакытта таң ата башлаган, терлекчеләр керосин лампасы белән малларны карый башлаган иде.

Рөстәм электрны кушкач, фермада "Ур-ра!" тавышлары ишетелде. Ул, киң итеп сулап, әкрен генә машинасы ягына атлады. "Алай-болай сүнә калса, хәбәр итәрсең", - дип кайтып китте. Менә шуларны уйлап утырам да, совхозда эшләүчеләрнең күпме хезмәте юкка чыгар иде, дип куям. Чөнки ул айларда турлап дуңгызлар балалый, сыерлар күпләп бозаулый иде. Яңа туган үрчем туңып үләр һәм совхозга ничә меңләгән зыян килер иде. Ә авыл халкы, ут беткәнен сизмичә, тыныч йоклап, төнен үткәрде. Мондый хәлләр бер "Трудовик"та гына түгел, район буенча күпме булгандыр бит әле. Ул чорларда суык, җил, буран булса электр линияләре өзелми калмый иде. Моннан кырык еллар элек ул линияләрнең, электр корылмаларының нинди хәлдә булганын өлкәннәр хәтерлидер әле.

Тагы бер онытылмый торган вакыйганы искә төшерәсе килә. Минем Калинин исемендәге колхозда партком секретаре булып эшләгән чор. Бик көчле буранлы төндә, ут бетте дип, төнге дежур - зоотехник Евгений Тазов шалтырата. Мин үз чиратымда Рөстәм Гатауллинны чакырдым. Килде, карады баш энергетик һәм:

- Запас трансформатор юк, - дип, башын кашып куйды. - Фермаларны "АВМ" трансформаторына ялгасак кына, ләкин бездә югары көчәнешкә түзәрлек андый озынлыктагы кабель юк.

Тойгелде җирлегендә НПС төзелгән чорлар иде.

- Аларда бар инде ул, но иртәгәсез берни эшләп булмый. Ярый әле бирсәләр, - диде Рөстәм.

Озак уйлап тормадык Рөстәм белән Ташлыярга төзелешнең баш инженеры Мөнир Абдуллинга киттек. Төнге унике дип тормый, аны уятып, эшнең нәрсәдә икәнен аңлаттык. Ул "записка" язып бирде. Тойгелдедә яшәүче склад мөдире Зөһрә Баһауованы уятып, 100 метр кабель алып кайтып киттек. Электрик Әсгать абый белән Рөстәм тиз арада ялгап та куйдылар. Иртәнге 5ләрдә фермада җылыткычлар кушылды, тораклар җылынып, яктырып китте терлекләр исән-сау калды. Ул елларда сарыкларның гына баш саны җиде мең иде.

Бу язмамда читтән караганда бик җиңел генә күренгән электрик хезмәтен сурәтлисем килде. Бүгенге көндә Рөстәм Гатауллин да, Әсгать абый да якты дөньяда юк инде. Аларның хезмәт батырлыкларын, изге эшләрен бәяләр өчен нинди үлчәүләр табып булыр иде икән? Андый фидакарьләр берни өмет итмәделәр, сайлаган һөнәрләренә фанатларча бирелеп, "Шулай тиеш", дип эшләделәр дә, эшләделәр. Урыннары оҗмахта булсын!

Рафаэль Камалов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев