Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“ТАССРның 100 еллыгы” символикасы – мөслимлеләр продукциясендә

Республикабызның олы юбилее уңаеннан “ТАССРның 100 еллыгы” сертификаты булдырылды. Сертификат предприятие җитештергән продукциядә “ТАССРның 100 еллыгы” логотибын файдалану мөмкинлеге бирә. 

Җирлегебездә үз продукциясен җитештерүче эшмәкәрләр бу көннәрдә шундый сертификатларга ия булды. Аларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тапшырды. 
– Сертификатка ия булу һәм республикабызның бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүгә өлешеңне кертү – зур горурлык. Сертификатка ия булу дәрәҗә генә түгел, җитештергән продукциянең сыйфаты өчен җаваплылык та. Сез җитештергән продукция һәм икмәк-булка эшләнмәләренең кайберләре сатуга “ТАССРның 100 еллыгы” тамгасы белән чыгачак. Шул ук вакытта республикабызны гына түгел, Мөслимне тагын бер тапкыр таныту һәм тәкъдим итү дә булып тора, – диде А. Әхмәтҗанов. 
Сертификатларны “Мөслим-продукт” җәмгыяте җитәкчесе Нияз Габдрахманов, “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Фаит Шәйморзин, шәхси эшмәкәрләр Раил Батыршин һәм Алексей Пискунов алды. 
– Бүген 20 төрдән артык икмәк-булка, камыр ризыклары җитештерәбез. Аларны якын-тирә шәһәрләрдә дә бик яратып алалар. Озакламый сатуга тышлыкларына “ТАССРның 100 еллыгы” тамгасы куелган чәк-чәк һәм “Дамские пальчики” чыгара башлаячакбыз. Республикабыз тарихын пропагандалауга катнаша алуыбыз горурлык хисләре тудыра, – ди Раил Батыршин. 
“Мөслим-продукт” җәмгыяте 60 төрдән артык продукция җитештерә. Истәлекле тамганы 15 төрдәге продуктка куярга ниятлиләр. “Фаиза” кооперативы исә акмай савытындагы этикеткага куячак. Икмәк һәм төрле камыр ризыклары җитештерүче Алексей Пискунов логотипны пироглар тышында кулланачак. Кибет киштәләрендә “ТАССРның 100 еллыгы” билгесе куелган товарларны күрсәгез, аптырамагыз. Әлеге билге республиканың бик күп товар җитештерүчеләренә тапшырылды.

Фәридә Гайнетдинова

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев