Мөслим-информ

Ташлыярга яңгыр болыты белән төшкән (ФОТО, ВИДЕО)

Табигать көннән көн шаккаттыра. Инде ямьле җәй башланды дияргә өлгермәдек, янәдән күңелсез күренеш. Бүген төштән соң килгән яңгыр Мөслимнең кайбер авылларын су астында калдыра язды. Әлеге фотолар Ташлыяр авылында үткән яңгырдан соң төшерелгән.

Авыл халкы сөйләвенчә, яңгыр болыты белән төшкәндәй, чиләкләп койган. Көчле яшен булган. Вконтакте социаль челтәре кулланучыларының видеосында күренгәнчә, басуларда су әле дә гөрләп ага. ВИДЕО МОНДА: https://vk.com/wall-78072920_5513.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: