Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташламадан колак кагасың килмәсә

2016нчы елның 1 августыннан салым хезмәте сайтында Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестры (алга таба – ЕРСМСП) гамәлгә кертелде. 

ЕРСМСП – ачык мәгълүматлар базасы. Аның ярдәмендә предприятие яисә шәхси эшмәкәрнең кече яисә урта эшмәкәрлеккә керү-кермәвен ачыклап була. Гамәлдәге закон нигезендә ЕРСМСПга кертелгән субъектлар өчен ташламалар каралган. Федераль салым хезмәте әлеге ресурсның операторы булып тора. 
Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр турындагы мәгълүматларны ЕРСМСПга кертү яисә андый мәгълүматларны әлеге реестрдан чыгару агымдагы календарь елының 1 июленә салым органнарында булган мәгълүматлар нигезендә башкарыла. Моның өчен эшмәкәрлек субъектларыннан бернинди махсус чара да, гариза да таләп ителми. Аерым алганда, узган календарь елы өчен хезмәткәрләрнең уртача исемлек саны һәм узган календарь елы өчен эшмәкәрлек эшчәнлегеннән алынган керем күләмен билгеләргә ярдәм итүче салым отчеты шундый мәгълүматларга керә. 
Шунысына игътибар итәргә кирәк: юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан югарыда саналган документларны тапшырмау агымдагы календарь елының 10 августында ЕРСМСПдагы әлеге юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хакындагы мәгълүматларны алып ташлау өчен нигез булып тора. 
Салым органнары мәгълүматларны үз вакытында һәм тулы күләмдә тапшырырга, почта яисә телекоммуникация каналлары аша җибәрелгән документларның салым органы тарафыннан алынуын карап торырга тәкъдим итә. 
 

ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11нче санлы районара инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X