Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташъелга авылында обелиск ачылды (+ФОТОЛАР)

Крәш-Шуран авыл җирлегенә керүче Ташъелга авылында истәлекле вакыйга узды. Биредә Бөек Ватан сугышында һәм Җиңү белән кайтып вафат булганнар истәлегенә обелиск ачылды. Ташъелга авылыннан сугыш кырларына ике йөздән артык кеше китә.

Сугыш кырларныда аларның 106 вафат була. Фронт кырларыннан исә 74 кеше әйләнеп кайта. Обелискны ачу тантанасына авылда яшәүче тыл ветераннары, сугыш чоры балалары гына түгел, ә бүгенге көндә күрше-тирә авылларда, башка чит җирләрдән кунакка кайткан авылдашлары ташъелгалылар да катнашты. Чараны авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин ачты. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Сәлихҗанов район башлыгы һәм Башкарма комитетының бәйрәм тәбрикләүләрен, бәйрәм теләкләрен җиткерде. Обелискка керүче кызыл тасманы авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин, тыл ветераны Кәүсәрия Сәхәбетдинова һәм әфган сугышы ветераны Әнвәр Булатов кистеләр. Чарада катнашучыларны шулай ук, авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Әбүзәр Габидуллин да тәбрикләде. Чара район мәдәният йорты җырчысы Гүзәл Галиева, саксофончы Рифат Бәдретдинов, авыл җирлеге үзешчәннәре һәм якташ җырчылары чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев