Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарих эзләреннән. Совет цивилизациясе

“Үлгән арсланга ишәк тә тибә” дигән мәкаль бар. Безнең Совет иле дә шул арслан хәлендә. Кем генә, ниләр генә дип сүкми, ничек кенә типкәләми аны, бигрәк тә 1930-1953 еллар арасын.

Чынлап үлгәнме ул, әллә мәрткә генә киткән дә, берчак уянырмы? Менә үлгән арсланга тибүнең тагын бер мисалы. “Авыл утлары” газетасында (10 март) “Сынмады-сыгылмады” дигән язмада “керне кул белән юган, утын кисеп, яккан, ашны казанда пешергән, бер көн дә эштән калырга ярамаган авыр совет чорында” бер колхозчы хатын күргән авырлыклар сурәтләнгән. Без дә боларның барын да эшләдек, эштән калмау безнең өчен табигый иде. Хезмәт дисциплинасы дигән әйбер кайда да бер бит. Тик авырлыкны сизмәдек, бәхетсез дә түгел идек.

Хикмәт байлыкта түгел бит. Хикмәт, тынычлыкта, иминлектә һәм дөньяда беренче һәм, бәлки, соңгыдыр, уникаль социалистик дәүләтнең ул чакта үзебез дә аңлап, бәяләп бетермичә файдаланган казанышларында. Совет илендә эшчене “минем колым” дип мыскылларга бер җитәкче дә җөрьәт итмәс иде. Сәүдә-туклануда эшләгән бер ханым бизнесын улына тапшырды. Малае, беренче эш көне итеп, эшче хатыннарга: “Сез минем колларым”, – дип белдергән. Аңа кичекмәстән Ленинның “Империализм как высшая стадия капитализма” дигән хезмәтен “штудировать” итә башларга кирәк. Шаяруым түгел. Бизнес алып бару өчен дә түгел. Марксизм-ленинизм классикларының хезмәтләре капиталны үстерүдә кулланма була алмый, әмма капитал дөньясының нәрсә икәнен аңлатып бирә. Үзенең бизнеста маймыч кына икәнен, теләсә кайсы мизгелдә олы балыклардан йотылуы ихтималын аңлау өчен. СССРда яшәп карамаган кешегә, кулына бераз байлык керә башласа, ул чорның ни өчен яхшы булганын аңлатып булмый, аңларга теләми дә ул аны. Крестьяннарның колхозларга урак, сука, чабагач белән берләшкәнен исәпкә алсак, Совет властеннан иң күп отучылар алар булдылар. Колхозлар яшәвенең соңгы елларында алар кулында нинди байлык тупланганын исегезгә төшерегез. Заманча куәтле терлекчелек комплекслары, гәрәбәдәй ашлык тулы амбарлар, рәт-рәт тезелеп киткән комбайн, машина, тракторлар һәм башкалар, һәм башкалар... Менә юк кына әйбер кебек: терлекчелек комплекслары бушап калды, терлекләр бетте. Шуның белән тирес түгәсе дә калмаган иде, Рәсәйнең гөмбә, яшелчәчелек белән шөгыльләнүче эшмәкәрләре сатып алырга тиресне чит илләрдән эзли башладылар. Тик СССРдагы кебек, табигый ризык белән тукланган, кояшлы, саф һавалы чиста болыннарда утлаган малныкы кебек сыйфатлы тирес анда юк икән. Чутсыз байлыкларга ия иде колхозлар. Аларның байлыгында һәрбер совет кешесенең өлеше булды. Бу өлешне алардан беркем дә сорамады, санамады, контрольдә тотмады. Киресенчә, һаман өстәп тордылар. 30 нчы елларда да, сугыштан соң да үз көчләре белән аякка басарлык түгел иде колхозлар. Күмәкләшү чорында безнең әби-бабайлар, әткәй-әнкәйлар аңлаган әйберне “череп баеган” авыл кешесе аңламады. Ә бит авылның яшәү көче үз колхозыңнан, ягъни үзеңнән урлап кайтарып аударган машина-машина чөгендердә, бодайда, печәндә, төзелеш материалларында, туу белән фермадан өеңә шудырган бозау, чучка балаларында, урлап, бер яртыга саткан фуражларда түгел. Колхозыңның байлыгын урламыйча, бозмыйча, әрәм-шәрәм итмичә, тырышып эшләп, бергәләп үстерүдә, саклауда иде. Ач авыллар үлмәгән иде, бай колхозлар үлделәр. Алай була алмый бит инде. Иң кызу урып-җыю эшләре вакытларында хуҗалыкларга хәрби автороталар, автопредприятиеләр, студентлар, шәһәр эшчеләре ярдәмгә киләләр иде. Районның оешма-предприятиеләре колхоз-совхозларга соңгы көннәренә кадәр шефлык ярдәме күрсәттеләр, укучылар авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт практикасын үттеләр. “Хезмәт практикасы” да, “шефлык ярдәме” дә, алпавыттагы “барщина” кебек, бай колхоз-совхозларга бушлай эшләү иде ул. Хәлләре җиңеләя барган саен колхозлар коллектив алпавытларга әйләнә бардылар. 1970 елларда алар шушы сыйфатта тәмам формалашып җиткәннәр иде. “Авангард” колхозы басуларында саз ярып бәрәңге алган кара көзләр мөслимлеләрнең исендәдер әле. Хуҗалыклар баеган, көчәйгән саен аларның җитәкчеләре ныграк әрсезләнә, районнан ярдәмне күбрәк таләп итә бардылар. Ә ярдәм ул район үзәгенең тырыш, эшчән халкының кул көче генә. 60нчы елларда Татарстанда куәтле шикәр заводлары сафка басты. Шуның белән бергә район басуларына бик табышлы, ләкин күп хезмәт сорый торган техник культура – шикәр чөгендере килеп керде. Азык чөгендере дә чутсыз зур мәйданнарда игелә башлады. Аларны күпләп игү өчен шартлар юк иде югыйсә. Авылда эшче көчләре бик нык кимегән, махсус техника юк. Җәен-көзен чөгендер басулары эреле-ваклы мәктәп балалары, оешма работниклары белән кайнап торды. Калинин, Киров исемендәге колхозларның тоташ сарут баскан басуларында чөгендерне утадык, сирәкләдек, кәтмәнләдек. Андый басуларга колхозчыны кертеп булмый, аларга рәт аралары яхшылап алдан эшкәртелгән, саруттан азат басуларны бирәләр иде. Самавыр хәтле булып үскән мал чөгендерләрен йолкып, көчәнеп, бортлары биегәйтелгән зур машиналарга атасың. Бернинди спорт та кирәкми: колхоз эше чыныктыра. Чөгендерне, бәрәңгене бик күп итеп игә башлаганчы, терлекләр азрак чакта “шефлык итү” авыр түгел иде. Хуҗалыклар баеган саен эшче-хезмәткәрләрне авыл хуҗалыгы эшләренә ныграк җигә башладылар. Нинди генә өмәләрдә булмадык та, ниләр генә күрмәдек! Минем Разиф энем 1993 елның июнендә, колхозда өмәдә талпан кадалып, өч атна дигәндә өч сабыен ятим калдырып вафат булды. Өмәгә барганда прокуратура җыештыручысы Хөршидә апа фаҗигале төстә вафат булды, шәфкать туташы Зөһрә апа күзсез калды. Салкында күбрәк ятса, чөгендернең шикәре арта, бәясе кыйммәтрәк була, диләр иде. Шуңадыр хуҗалыклар чөгендер алуны соңартырга тырыштылар. Бер елны, 1976 ел бугай, Бикмәч басуында шикәр чөгендерен декабрь башында алдык. Трактор сабаны күтәрткән кантарларга каткан чөгендерләрне райкомның агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире Шәмсетдинов Хәләф Мөхетдинович безнең алдан тимер лом белән ватып барды. Без чөгендерләрне, пычаклар, кечкенә балталар белән булдыра алганча чистартып, машинага төядек. Көн салкын булса да, Хәләф абыйның кызыкларын, мәзәкләрен тыңлап, арырга да, туңарга да өлгермәдек кебек. Әллә онытылган шунда... Кешеләрнең күңелен дә күтәрә, сөйли, көйли дә белә иде Хәләф абый. Рәхмәт бикмәчлеләргә. Чөгендерләрен алмасалар да, кайнар аш ашатып, чәй эчертеп җибәрделәр. Метрәй ындыр табагында, өемнәрен кар астыннан казып, шикәр чөгендере кистек. “Михайловка” совхозының Баланлы бүлекчәсендә траншеяларда сакланган орлыкка утыртасы мал чөгендерен чыгардык. (Ахыры бар). Разия ГЫЙЛАҖИНА. Мөслим.Фото “Мөслим-информ” архивыннан.

Фото: Редакция коллективы М. Горький исемендәге колхозда чөгендер алуда. 1973 ел, октябрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев