Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарих укытучылары ел әйләнәсе нинди уңышларга ирешкән?

Узган уку елында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район методик берләшмәсе яңа белем бирү стандартларын гамәлгә кертү юнәлешендә шөгыльләнде.

Укучыларның компетентлылыгын формалаштыру һәм уку процессына кызыксынуны арттыру максатында яңа продуктив педагогик технологияләрне үзләштерү, иҗатны үстерү өчен шартлар булдыру, кадрларның квалификациясен күтәрү һ. б. бурычлар хәл ителде. Укытучыларның эшчәнлеге яңа таләпләргә нигезләнеп башкарылды. Эш планында методик берләшмә утырышлары, иҗади һөнәрханәләр, укытучылар отчеты, методик тема буенча эш, дәресләргә, дәрестән тыш чараларга керү, семинарлар һәм курслар, укучыларны олимпиадаларга һәм иҗади конкурсларга әзерләү, ачык дәресләр, аларны анализлау, белемне күтәрү кебек төрле формалар каралды.

Берләшмәбез район мәгариф идарәсе планына туры китереп эшләде. Методис Р. Хәйдәрова тарафыннан бурычлар һәм максатлар алдан ассызыкланып, утырышларның темалары билгеләнде. Лицей базасында ике семинар үтте. Август аенда үткәнендә берләшмәнең алдагы уку елындагы эшчәнлеге анализланды, планнар билгеләнде. Тойгелде урта мәктәбе укытучысы И. Гәбделхакова эш программаларына булган таләпләр белән таныштырды. Гимназиядән Р. Мөхәмәтдинова укучыларның уку гамәлләрен үстерү буенча мастер-класс бирде. С. Җәләева (лицей) Рус даны чиркәүләре карталарының интернет-адреслары белән таныштырды. Укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләүгә багышланган икенче семинарда лицей укытучылары Ә. Каржавкина, С. Җәләева һәм Азнакай районының Актүбәдә бистәсендәге 2 санлы мәктәп укытучысы А. Закирова чыгышлары тыңланды. Яңа Усы урта мәктәбе һәм Мөслим лицее укытучылары Е. Митюшкина һәм Р. Әхмәтгалиеваның мастер-класслары укучыларның тарихи документлар белән эшләү күнекмәләрен үстерү буенча тәҗрибә таратуга багышланган иде. Мари Бүләр урта мәктәбе базасында "Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә критик фикерләү формаларын һәм алымнарын активлаштыру" темасы белән үткән семинар кысаларында укытучылар 10 сыйныфта тарих дәресендә булдылар, җәмгыять белеме буенча мастер-класста катнаштылар. З. Мандиярова дәрестә сингапур структураларын уңышлы кулланды, эссе язу буенча В. Үтәбаевның киңәшләре файдалы булды.

Берләшмәнең һәр утырышында норматив һәм хокукый документлар өйрәнелде, предметлар укытуда проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, укучыларның белем сыйфаты анализланды, тәҗрибә уртаклашу барды. Яңа форма буенча укучыларны бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын тапшыруга әзерләүгә аерым игътибар юнәлтелде.

Күчмә утырышлар барышында районның тарих укытучылары Татарстанның, күрше республикаларның тарихи һәм истәлекле урыннары белән була. Узган ел без Ижевск шәһәренә бардык, Калашников музеенда Бөек Ватан сугышы чоры коралларын күрдек.

Район методик берләшмә җитәкчесе С. Җәләева укытучыларны юбилейлары, һөнәри уңышлары белән тәбрикләүләрне оештыра, квалификация күтәрү курсларын үтү графигын төзи, укучыларның һәм укытучыларның төрле конкурсларда катнашуын тәэмин итә.

Педагогик эшчәнлекне камилләштерү юнәлешендә шактый эш башкарылды. Уку һәм дәрестән тыш эшчәнлекнең төрле формалары кулланылды. Сәләтле балалар белән эшләү тиешле югарылыкта булды. Традицион булмаган дәресләр актив рәвештә гамәлгә кертелде. Нәтиҗәле эшчәнлекләре белән укытучылар укучыларның рухи байлыгын, югары әхлакый идеаллы гармонияле үсештә булган шәхес тәрбияләүдә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәренең ролен арттырырга омтыла.

Зинаида Мандиярова,

Мари Бүләр урта мәктәбенең тарих укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев