Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таныш булыйк!

Гүзәл Исанаева – Минзәлә кызы. 8 класс­ны тәмамлау белән шәһәрдәге медицина көллиятенә документларын тапшыра. Фель­дшер белгечлеге алып чыккач, Гүзәлне юлла­ма белән Минзәлә районының Калтак авылы медпунктына эшкә билгелиләр.

Ике ел авыл халкы белән үзара аңлашып эшләү дәвамында яшь белгеч шактый тәҗрибә туплый. 1992 елда язмыш аны Мөслим егете Юра белән танышты­ра. Гүзәл Вәзир кызы җирлегебезгә килен булып төшкән елдан алып бүгенге көнгә кадәр халык сәламәтлеге сагында уяу тора. Башта ул район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Соңыннан хезмәт юлын ин­фекция кабинетында – шәфкать туташы, анна­ры поликлиниканың өлкән шәфкать туташы бу­лып дәвам итә. Гүзәл Исанаева – бүген табиблар комиссиясе шәфкать туташы да. Сигез ел шушы тармакта алсыз-ялсыз хезмәт куя ул.

Әнисе Нәкыя апа кызының шәфкать тута­шы белгечлеге алуына сөенеп бетә алмый. Бик еш авырып торгач, уколлар кадату, кирәкле да­рулар юнәтүдә авырлыклар кичерми әни кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X