Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таныш булыгыз!

Дәрәҗәле, үз эшенең остасы бул­ган шәфкать туташы Марина Усано­ва мәктәптә укыганда ук ак халаттан йөрергә хыяллана. Фәрештәләрнең “Амин!” дигән чагына турына килгәндер, Марина максатына ирешә. Бүген ул Мөслим поликлиникасында өлкән шәфкать туташы булып эшли.

– Әтием белән поликлиникага анализ­лар тапшырырга килдек. Әтиемдә – яман шеш. Чиратта торырга хәле юк. Беркемнең дә чиратсыз үткәрәсе килми. Әтиемне жәллим, булышыр мөмкинлегем булмау­дан йөрәк өзгәләнә. Чарасызлыктан кан ала торган кабинетка каршы ишекне ша­кыдым. Бер кыз чыкты. Хәлне аңлатып бетерергә өлгермәдем, әтиемне култы­клап бүлмәсенә алып кереп тә китте. Ана­лизлар алды. Кулларына күз иярми. Төгәл, үз эшенең остасы. Бу бала бер миңа гына ярдәм күрсәтмәгәндер. Әтием мәрхүм инде, әмма әлеге шәфкать туташының ях­шылыгын беркайчан онытмам! – ди рай­ондашыбыз Лилия Хәйбрахманова.

Маринаның әбисе Клавдия Антипо­ваны өлкән буын провизор, катлаулы да­рулар ясаучы буларак хәтерлидер. Клав­дия апаның бертуганы Александр Сме­лов район үзәк хастаханәсендә табиб бу­лып эшләгән. Туганнарының һәр авыру өчен янып-көеп торуын кечкенәдән күреп үсә Марина.

– Кыз балаларның күбесе сабый чак­та укытучылы яисә табибә булып уй­ный. Шприц тотып, курчакларга укол ясавым бүгенгедәй хәтердә. Гомер буе сәүдә өлкәсендә хезмәт куйган әнием, миңа канатлар куеп: “Кызым, сайлаган һөнәреңә тугры булып кал! Төп бурычың – кешеләргә ярдәм итү”, – дигән иде. Әниемнең сүзләре гомерем буе озата бара. Җир йөзендәге һәркемнең сәламәт булу­ын телим. Кешеләргә кулымнан килгәнчә ярдәм итә алсам, чиксез куанам, – ди Ма­рина.

Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Ма­рина Яр Чаллы шәһәренә юл тота. Меди­цина көллиятенең “Дәвалау эше” бүлегенә югары баллар белән кергән кыз укуда сы­натмый. Шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә хезмәт практика­сын үтә. Укуын тәмамлагач, Мөслим рай­оны хастаханәсенә эшкә кайта.

– Хезмәт баскычым район хастаханәсенең балалар бүлегендә шәфкать туташы буларак башланды. Ул вакытта әлеге бүлекне Резеда Җәләева җитәкли иде. Аның кул астында беренче күнекмәләрне алдым. Соңрак медицина статисты, массаж ясаучы, поликлиникада участок табибының шәфкать туташы бу­лып эшләдем. Табибә Флера Таһировнадан бик күп үтемле киңәшләр алдым, – дип искә ала Марина.– Район поликлиникасы мөдире Нәкыя Хөсниевна да остазым бул­ды. Аның җитәкчелегендә клиник-эксперт комиссиясе бүлегендә һәм медик-социаль экспертизаны рәсмиләштерү бүлегендә эшләдем. Мин поликлиникада эшләгән чорда Дилә Рахмаева өлкән шәфкать тута­шы иде. Аның, әниләрчә кайгыртып, эшкә өйрәтүе бүгенгедәй күз алдымда.

Тормыш иптәше Ренат белән Марина 8 сыйныфта укыганда таныша. Ул вакытта 11 сыйныфта белем алучы егет кызга бер күрүдә гашыйк була.

– Бар булмышы белән тормышка га­шыйк бу кызны яратмыйча мөмкин түгел иде! 25 ел тату гомер кичерәбез. Өч бала үстердек. Олы улыбыз да, әнисе юлын сайлап, Ижевск медицина академиясенә укырга керде. Бүген ул “Дәвалау эше” бу­енча өченче курста белем ала, – ди Ренат.

Берничә елдан Марина эшчәнлеген Әлмәт поликлиникасында дәвам итә. Анда җиде ел шәфкать туташы булып эшли. Тик туган яклар сагындыра! Кабат­тан Мөслимгә кайта ул. Мөслим поликли­никасында участок табибы шәфкать ту­ташы булып эшләүче Марина нәтиҗәле хезмәте, эшен чын күңелдән яратуы белән абруй яулый. Бүген ул – поликлиниканың өлкән шәфкать туташы.

– Райондашларыбызга исәнлек-саулык телим. Бер-беребезгә карата ихтирамлы булыйк! Якыннарыбызның кадерен бе­лик! – ди Марина Ивановна.

Башкаларга ярдәм итүне яшәү рәвеше итеп сайлаган шәфкать туташының уйла­ры да керсез, пакь!

Лилия Шәймиева.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев