Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Танымаслык булачак

Республикада сигез ел инде мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү буенча максатчан программа тормышка ашырыла.

Берничә дистә ел ремонт күрмәгән мәктәпләр, балалар бакчалары тулысы белән яңарыш кичерә. “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында мәктәпләрдә “Үсеш ноктасы” үзәкләре җиһазлана. Районыбызның мәгариф учреждениеләре – милли проектларның игътибар үзәгендә.
Республика белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрү программасы кысаларында быел Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә ремонт башланды. Төп эшләрне башкаручы “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте прорабы Нияз Имаев сүзләренчә, әлеге программа буенча бүленгән финанс средстволарына түбә, фасад ремонты, тәрәзәләрне алыштыру, эчке инженерлык коммуникацияләрен яңарту, бинага керү өлешләрен реконструкцияләү күздә тотыла. Без барганда төзүчеләр мәктәп коридорындагы такта идәнне керамик плиткага алыштыра, диварларны штукатурлый иде. Пластик тәрәзәләр кую да бара.
– Класс бүлмәләренә линолеум җәеләчәк, асылмалы түшәм ясалачак, бүлмәара ишекләр яңартылачак. Иминлекне тәэмин итү максатында бинада янгынга каршы система урнаштыру күздә тотыла. Суүткәрү һәм җылылык системалары да алыштырылачак. Бина металл сайдинг белән тышланачак, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов. 
Кыскасы, капиталь ремонт төшенчәсенә сыйган төзекләндерү эшләре башкарылганнан соң, мәктәп танымаслык булып үзгәрәчәк. Заманча мәгариф учреждениесенә хас бөтен шартларны да тудыру өчен тырыша төзүчеләр. Колачлы эшләрне уку елы башланганчы тәмамларга җыеналар.
– Белем көнен укучылар һәм мөгаллимнәр яңартылган мәктәптә каршылар дип өметләнәбез, – ди Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова. 
Авыл яме булган мәктәп бинасын төзекләндерү вакытында һәм сыйфатлы башкарылыр дип ышана баланлылар.
“Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында республика мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы”дип исемләнгән санлы, гамәли-фәнни профильле үзәкләр булдыру каралган. Республика буенча 133 мәгариф үзәген ачу күздә тотыла. Әлеге программа өчен финанс средстволары федераль бюджеттан бүленә. Безнең районда быел Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Үсеш ноктасы” булдыру көтелә. Ул тормыш иминлеге нигезләре, мәгълүмати коммуникацион технологияләр (информатика), хезмәт (технология) фәннәре буенча өстәмә белем бирүгә юнәлтелә. Әлеге фәннәр буенча укыту ысулларын, матди-техник базаны яңарту да планга кертелгән. Бүгенге көндә дүрт уку кабинетының түшәмнәре тигезләнеп, диварлары штукатурланган, грунт катламы белән буялган. Бүлмәләргә диодлы яктырткычлар урнаштыру, линолеум җәю планлаштырыла. Коридорга шахмат үзәге куелган. Үзәк яңа уку елыннан эшчәнлеген башлый.

Светлана Фазылова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X