Танылган якташларыбыз озын май ялларын кайда һәм ничек үткәргән?
Татарстанның атказанган артисты, җырчы Рөстәм Гыйльфановны туган авылы Тойгелдедә еш күрергә була. Май бәйрәмнәрендә ниләр эшләп ташлады икән ул?
“Май бәйрәмнәре, яллар, гадәттәгечә, бакчада һәм табигатьтә уза инде. Кыштан соң күңел җирси, нидер эшлисе килә, табигатькә тартыла. Соңгы елларда әти бик нык виноград үстерү белән шөгыльләнә. Аңа махсус урын ясау бик катлаулы процесс икән, мин дә бик игътибар белән карап, өйрәнергә тырыштым. Яңа үсентеләр утырттык. Авылыбыз күлендә язын әйбәт кенә балык эләгә. Әти белән балыкка бардык", - дип язды ул безнең сорауга.
Афәрин, Рөстәм. Җитмеш төрле һөнәрең булганын белә идек, тагын да өстәлеп торсын.
Фотолар Рөстәм Гыйльфановның шәхси архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев