Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тантаналы чара үтте

Китап тышындагы QR-кодны кулланып, материалга бәйле видео, медиафайллар карарга мөмкин.

2 июль Үзәк китапханәдә тантаналы чара үтте. Тантана барышында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы вәкиле Илдар Шәфыйков районыбыз мәгариф учреждениеләренә һәм үзәк китапханә коллективына “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945»” дип исемләнгән китап тапшырды. Ул чарада катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. «Истәлекле китап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана. Анда республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында бай тарихи материал тупланган. Китап Татарстан Республикасының тыл тарихын тулысы белән ача.” – дип билгеләп үтте Илдар Шәфыйков. Китап тышындагы QR-кодны кулланып, материалга бәйле видео, медиафайллар карарга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев