Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Танк – серле машина...

Руслан Миргаләүов – Тат. Бүләр авылы егете. Кечкенәдән техникага мөкиббән егет туганнары кебек хәрби булырга кызыга.

Руслан Миргаләүов – Тат. Бүләр авылы егете. Кечкенәдән техникага мөкиббән егет туганнары кебек хәрби булырга кызыга. Кечкенә танклар, уенчык солдатлар белән мәш килгәндә, үзен хәрби киемнән, өлкәннәр әйтмешли, “дастуин” ир-егет итеп күз алдына китерә. Мәктәпне тәмамлагач, дүрт ел Казандагы һәм Мәскәүдәге югары хәрби-команда көллиятендә белем ала Руслан. Уку арасында Воронеж өлкәсендәге 10нчы танк дивизиясендә армия хезмәтен үтеп кайта.

Укуын тәмамлагач, юллама буенча Бурятиягә китә. Контракт нигезендә Монголия чигендә алты ел танк гаскәрләрендә хезмәт итә ул.

– Укыганда танкка беренче тапкыр кереп утырган мизгелләр әле дә хәтердә. Кинодан гына күреп белгән сугыш техникасын йөртеп карыйсы килү теләге көчле булды. Өч кеше генә сыярлык танкның эче бик кысан булса да, аның көче, егәрлеге башка машиналарга биргесез. Сәгатенә 80-90 километрга кадәр тизлек белән бару мөмкинлеге булган танклар – минем өчен иң чыдам, иң ныклы техника, – ди Руслан.

Бурятиядә райондашыбыз яшь солдатлар өйрәтә, киңәшләре белән ярдәм итә.

– Күпчелек яшьләр һава-десантына, разведкага өстенлек бирә. Ләкин танк гаскәрләренең иң зур көч булуын онытмаска кирәк. Аның тарихын һәркем белергә тиеш, дип уйлыйм. Безнең кул астында чыныгу алган егетләр берсе дә тормышта югалып калмады, – ди Руслан.

Монголия чигендә хезмәт иткәндә укыган вакытта остазлары биргән киңәшләрне исеннән чыгармый ул. Хәрбиләргә хас булганча, белгәннәрен “җиде йозак” астында сер итеп саклый. Ун ел дәвамында аңа чит илгә дә чыгарга ярамый. Укыган-белгәннәр турында беркемгә дә сөйләмәскә дип ант биргәнгә, егетебез хәрби хезмәте хакында әллә ни ачылып китеп сөйләмәде. “Шунысын әйтә алам: танк белән идарә итү, ул мизгелдәге хисләр ташкынын бернәрсә дә алыштыра алмый”, – диде Руслан. Казанда Руслан белән Мөслим егетләре Айрат Гаязов, Айнур Галиев та укыган. Бүгенге көндә Айрат – Ерак Көнчыгышның Амур өлкәсендә, Айнур исә Самарада танк гаскәрләрендә хезмәт итә.

– Танк гаскәрләрендә хезмәт итү көч тә, түземлек тә, сабырлык та таләп итә. Солдат тиз уйлау сәләтенә ия булырга тиеш. Бервакыт уку-өйрәнүләрдә атыш оештырылды. Танк эчендәге командир, төймәләрне бутау сәбәпле, экипажның бер әгъзасы вафат булды. Мондый хәлләр кабатланмасын өчен белем генә җитми, игътибар да, төгәллек тә артыгы белән булырга тиеш, – дип искә ала Руслан.

Район үзәгендәге Хезмәт һәм сугышчан даны мемориаль комплексындагы кебек “БМП-1”, “Т-62” танкларында да йөргән Руслан. Хәрби көллиятләрдә иң зур егәрлеккә ия булган “Т-80” һәм “БМП-3” техникасын да ышанып тапшырганнар аңа.

– Көллияттә укыганда ротадагы 100дән артык егет арасында Руслан Миргаләуов зирәклеге, максатчан һәм үҗәт булуы белән аерылып торды. Танкка беренче мәртәбә утыргач та, каушап калмады. Гомер буе шушы техникада йөргән диярсең. Бик акыллы курсант булды, – дип мактый аны Казанда яшәүче рота командиры Тимур Янгуразов.

Контракт буенча хезмәт итү срогын тутырып кайткач, Руслан Тат. Шуран, Вәрәшбаш, Симәк авылы мәктәпләрендә физика, тормыш иминлеге нигезләре дәресләре укытты. Бүген ул тагын белемен арттыру өстендә эш алып бара. Максаты – зур төзелешләр белән бәйле. Тәвәккәлеге дә, акылы да, сөйкемлелеге дә җитәрлек аның! Уйлаганын ахырына җиткерә белә!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X