Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тамьян авылында кем чүплек ясаган?

Тугаш авылы бик матур һәм таулы урында урнашкан. Табигатьнең гүзәл почмагына сыенып утырган авылны чүплеккә күмелеп ята, дигән уй башка да килми.

Тау астында, авыл якын гына җирдә халык үзенең көнкүреш калдыкларын, төзелештән калган чүп-чарын ташлап, анда чүплек ясап бетергән. Шунда ук авыл көтүе дә йөри. Мөслим телевидениесенең иҗат төркеме күз алдында да, билгесез кешеләр (шушы авыл халкы булырга тиеш), ат белән килеп, чүпләрен түгеп киттеләр. Бу күренешкә карап күңелдә ризасызлык туа, ни өчен әле авыл халкы үзе яшәгән җирлекне чүп-чарга күмә?

Атна саен авылга район үзәгендәге полигоннан чүп машиналары килеп, җыелган чүпләрен алып китәләр. Шуңа да карамастан, авыл артында чүплек барлыкка килгән. Җирәнү хисен артка куеп, кечкенә генә тикшерү үткәреп карадык. Чүп- чар арасыннан чыккан чеклар, квитанцияләр, банк карталарына карап, чүпне авыл халкы әле яңа гына, бер ике көн элек кенә ташлаган дигән фикергә килдек. Шул чеклар буенча авылда яшәүче "хуҗаларын" да эзләп таптык. Алар берсе дә "без чүп ташлыйбыз" димиләр. Ә квитанциләр күктән төшкән мени? Алар өчен кем җавап бирер? Шушы сорау белән без Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Илдар Гыйльметдиновка мөрәҗәгать иттек. Аңын сүзләренә караганда, авылга атна саен чүп җыю машинасы килә, халык көнкүреш калдыкларын шунда чыгара. Алай булгач бу кадәр чүп каян җыелган соң? Җирлек башлыгы шул ук вакытта чүплекләрне бетерү өстендә эшләүләрен дә әйтте. Без килгәндә, хактан да Түбән Табын авылында чүплекне трактор белән күмү бара иде. Яшәгән җирлегеңне шушы хәлгә төшерү, чүп өемендә яшәү беркемне дә бизәми.

Миләүшә Зәкиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев