Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тамак тәмугка кертә

Үз әниемне бик томанлы гына хәтерлим мин. Ул, дүрт сабыен ятим калдырып, якты дөньядан киткәндә, өч яшьтә генә булганмын бит әле. Ә менә әткәйнең “яшь әни” алып кайтканын бүгенгедәй хәтерлим, мәгәр. Бик озак вакытлар “әни” дип тә дәшмәдем үзенә. Яңа күлмәк тектерделәр дә, “әнкәй” дисәң генә кидерәбез дигәч, мин шуңа алдандым, гөнаһсыз сабый.

1936 елгы ачлык аеруча нык уелып  калган күңелдә. Сеңлем Асия  белән  икебез  берьюлы  кызамык белән чирләдек. Сеңлем гүр иясе  булды.  Ә миңа,  үги анамның “артык кашыгы”на, газраил кагылырга җөрьәт итмәде. Әти күрше авылда сатучы булып эшли иде. Абыем белән  апам  чит авыл мәктәбендә торып укыйлар.  Кирәк бит,  ревизия вакытында бик күп җитмәүчелеге чыккан әткәйнең. Бер тәүлек эчендә түләп  бетерергә  кушканнар.  Тиз арада  бозавы  белән  сыерыбызны күрше авыл кешесенә сатып җибәрделәр, әткәй “таш капчыкка” эләгүдән котылып калды. Яңа хуҗасы сыерыбызны шул  көнне  үк алып китте.  Бозауны алырга, нишләптер, берничә көннән соң гына килде. Әнкәй, үз кызын ияртте дә төп йортларына кайтып китте. Өйдә берүзем генә калдым.
Кунарга  ниятләгән  икән,  бозау хуҗасы кич кенә килде. Бозауга  ашатырга ипи, катлама, көлчә ише ризыклар алып  килгән.  Муенчактагы бозау алдына шуларны салды да, чишенеп йокларга  ятты  абзый  кеше.  Минем  күзгә йокы керми. Бозауның кетеркетер  ипи  кимергәнен  тыңлап ятам. Тәүлектән артык инде авызыма ризык алганым юк ләбаса! Түземсезлек белән абзыйның йокыга талганын  көтәм.  Ул исә һаман “ах-ух” килә, әйләнәтулгана, гырлый. Ниһаять, тынычлангандай булды. Ипләп кенә тордым да түшем белән шуышам бозауга таба.  Тын  алырга  да  куркам үзем. Кулларым ипи катыларына тиде. Бозау авызына эләкми калганнарын күлмәк итәгемә тутырдым  да  кире  үз  урыныма  шуыштым. Бу мизгелдә котым ботыма җиткән иде инде. Әз генә хәл алдым да ишек катына атладым, бәхетемә, ул бикләнмәгән иде, тышка атылдым. 
Ишегалдындагы кар базы өстенә утырып, бер дә ашыкмыйча, бер валчыгын да коймыйча ашадым  ипи  кисәкләрен.  Хәзер уйлап куям: бер дә күркәм булмаган  шушы  адымым  ачка  үлүдән коткарып калгандыр, бәлки, мин нарасыйны. 
Иртән иртүк бозауны җитәкләп алып китте яңа хуҗасы. Артларыннан бик озак карап калдым. Бозау миннән бәхетлерәк тоелды миңа ул чакта.

Ягсуп Мортазин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X