Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Талпаннар уянды. Ничек сакланырга?

Узган ел талпаннар 15 апрельдә "уянган" булса, быел алар 3 көнгә иртәрәк активлашкан. Шуңа күрә дә белгечләр талпаннардан саклану чараларын исегезгә төшерә.

Урман-болыннарга җыенганда талпан кием астына кермәслек итеп киенегез. Ял иткәндә үләнгә утырмагыз һәм ятмагыз. Ял итү өчен кояшлы, үсемлек аз булган турыннарны сайлагыз.

Һәр бер-ике сәгать үтүгә бер-берегезнең өс киемен, тәннең ачык урыннарын карап тикшерегез. Урманнан кайткач та тәнегезне, киемнәрегезне игътибар белән карап чыгыгыз. Талпан колак артына, култык асларына, бот араларына, эчнең аскы өлешенә кадалучан.

Талпаннан саклану өчен махсус сиптергечләр кулланырга мөмкин. Талпан тешләгән-кадалган очракта кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы, Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X