Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Талпаннар кеше исен ун метрдан сизә” (урман бетенең актив чоры башланды)

Табигать белән бергә талпаннар (урман бете) дә әкренләп йокысыннан уяна, дип яза "Интертат.ру". Язгы-җәйге чорда урманга барырга кот очып тора, урман бете белән куркыталар. Талпанның энцефалит дигән куркыныч авыру китереп чыгаруын, баш һәм арка миен зарарлавы турында белмәүчеләр сирәктер. Бөҗәкнең иң актив вакыты май аена туры килә. Шулай да аннан...

Табигать белән бергә талпаннар (урман бете) дә әкренләп йокысыннан уяна, дип яза "Интертат.ру". Язгы-җәйге чорда урманга барырга кот очып тора, урман бете белән куркыталар. Талпанның энцефалит дигән куркыныч авыру китереп чыгаруын, баш һәм арка миен зарарлавы турында белмәүчеләр сирәктер. Бөҗәкнең иң актив вакыты май аена туры килә. Шулай да аннан кар төшкәнче сакланырга кирәк. Узган ел 6858 кешене урман бете тешләгән. Шулар арасыннан өч кеше энцефалит чирен йоктырган. Талпан иң күп таралган районнар, аларның активлык чорлары, саклану чаралары турында республика Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова белән сөйләштек. -Луиза Олеговна, талпаннар кышкы йокыдан кайчан уяна? Бөҗәкләрнең иң актив чаклары кайчан? -Талпаннар йокыдан, гадәттә, апрель аенда уяна. Уяну өчен әллә ни кызу көн дә кирәкми. Аларга тереклек итү өчен +1-3 градус җылы булса, шул җитә. Май уртасыннан исә алар өчен иң күңелле чор башлана, алар күпләп үрчи башлый, бу период июнь ахырына кадәр саклана. Талпан яз белән чагыштырганда, җәен тынычрак. Бу төп ике фактор белән аңлатыла: беренчедән, күпчелек бөҗәкләр үз эшләрен эшли дә үлә. Икенчедән, югары температура һәм коры көннәр тереклеккә киртәләр тудыра. Югары дымлылыкта, салкынча көннәрдә талпаннар үзләрен яхшырак хис итә. Дөрес, бик азы булса да, октябрьгә кадәр активлыгын саклаучы бөҗәкләр бар. Әгәр язын көннәр салкынча булган икән, активлык ноктасы җәй башына кала. Җылы көннәр иртәрәк килгән саен, куркыныч период иртәрәк бетә. -Бөҗәкләр тәүлекнең кайсы вакытында активрак? -Бу сорауга конкрет җавап бирү кыенрак. Чөнки талпан көн яки төнгә карап түгел, һава торышы үзгәрешенә карап "эшли". Һава температурасы + 7-22 градуста, бөҗәкләр явы көчлерәк. Ә эссе көннәрдә алар чыгарга яратмый. Шулай ук талпаннарның яңгыр алдыннан, болытлы көндә, һава дымланган вакытта "эшкә чыгуларын" да онытмаска кирәк. Шулай ук талпан кадалуның аерым куркыныч сәгатьләре - иртәнге сәгать 8-9, кичке 7-10 арасы. - Табигатьнең кайсы почмагында талпан тешләү ихтималы зуррак? -Энцефалит вирусын йөртүчеләр җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Шуңа күрә ачык болын яки тугай, урманга караганда да куркынычрак. Гадәттә, талпан сукмак янында качып утыра һәм үзенең корбанын көтә. Урман бете кеше исен 10 м дан сизеп ала. Талпан теләсә нинди йон яки төккә ябыша да, шуыша-шуыша, тешләү өчен иң уңайлы урын эзли. -Талпан тешләүдән ничек сакланып була? - Урман-болынга чыгар алдыннан әзерлекле булырга кирәк. Бу ни дигән сүз? Ял итәргә чыккансыз икән, талпан белән очрашырга мөмкин булган урыннардан читтәрәк йөрегез. Кояш төшә торган, якты каен урманында талпаннар әз очрый. Нарат урманында бөтенләй дә юк диярлек. Талпаннарның туплану урыны - катнаш урманнар. Урман эченә караганда, сукмак янында алар мыжлап тора. Урманга барганда кием-салым турында да онытырга ярамый. Яка, җиң төймәләнгән, свитер - чалбарга, чалбар резин итеккә кыстырылган булырга тиеш. Аксыл кием кияргә тырышыгыз. Аннан бөҗәкләр яхшырак күренә. Киемгә һәм тәннең ачык өлешләренә махсус спрей сиптерегез. Һәр ике сәгать саен өс-башыгызны җентекләп тикшерегез. Әгәр тәнегезгә (колак арты, култык асты, муен, ике аяк арасы) талпан кадалган икән, аны алырга кирәк. Ул озаграк торган саен, энцефалит йоктыру куркынычы зуррак. - Талпан тешләвен тиз арада ничек белергә? - Зур, ач талпан кара яки караңгы көрән төстә, 3-4 мм зурлыкта була. Яссы тәнле, аяклары кыска, башы кечкенә. Тешләгәннән соң ул зурая, озынлыгы 3 см га җитә, түгәрәкләнә. Тәнгә талпан кадалса, ул урын түгәрәкләнеп, кабарып тора. Бөҗәкнең башы күренми, ул тән астына кереп киткән була. Тешләгән урын кызара, аның тирәли ак түгәрәк хасил була. Бу кан тамырлары кысылу белән аңлатыла. Талпанның үзендә анестезия матдәсе бар, шуңа күрә аның тешләвен кеше сизми дә кала. - Талпан тешләгән эт, мәчедән зарарланырга мөмкинме? - Урман бете кадалган йорт хайваннары зарар тудырмый. Әмма тәненнән талпанны алганда сытсагыз, зарарланган тән аша вирус кеше организмына йогарга мөмкин. Шуңа күрә бу вакытта кулга резин пирчәткә кияргә, ә талпанны пинцет белән алырга кирәк. - Кешегә кадалган талпанны алу турында да сөйләшик әле. Үз белдегең белән генә талпаннан котылырга ярыймы? Табибка кайсы очракларда һәм ничә сәгать эчендә мөрәҗәгать итәргә? - Иң яхшысы - кичекмәстән якындагы дәвалау-профилактик оешмасына бару. Әгәр кыска вакыт эчендә мондый мөмкинлек юк икән, талпанны кичекмәстән үзегезгә алырга кирәк. Төп кагыйдә: бөҗәкнең тәнгә нык итеп береккән хортумчыгын (хоботок) өзәргә ярамый. Талпанны алыр алдыннан кадалган урынга 10-15 минутка теләсә нинди май сөртегез. Ул бөҗәккә сулыш алуны кыенлаштыра. Әмма сулый алмыйча талпан үзе чыга дигән фикер дөрес түгел. Аны пинцет яки бармакларга марля урап алырга кирәк. Бөҗәкне уңга-сулга тарткалап яки сәгать теле уңаена каршы борып чыгарыгыз. Әгәр хортумчыгы өзелеп калган икән, шырпы алган кебек спиртка манылган яки утта тотылган энә белән алыгыз. Бөҗәк тешләгән урынны спирт, йод яки одеколон белән эшкәртегез. Кулларны сабынлап юыгыз. Талпанны үзегез алсагыз да, табибка мөрәҗәгать итәргә онытмагыз. Урман бете тешләгәннән соң 4 көн эчендә талпанга каршы иммуноглобулин кадалырга тиеш. - Талпанны башка бөҗәк белән бутарга мөмкинме? - Башка бөҗәктән аеру өчен талпанның аягын санарга кирәк. Талпан үрмәкүчсыманнар классына керә. Аларның аяклары бөҗәкләрнеке кебек өч пар түгел, ә дүрт пар. Дөрес, личинкасы 8 түгел, 6 аяклы була. Әмма анысы кешегә ташланмый, тычкан кебек вак тереклекне "ашый". Талпанның тагын бер аермалы ягы: канатлары юк. - Луиза Олеговна, талпан явы аеруча куркыныч булган районнар билгелеме? - Әйе. Болар Татарстанның 30 төбәге - Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Алабуга, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лаеш, Ленининогорск, Менделевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Саба, Спас, Тукай, Теләче, Түбән Кама, Чистай, Чирмешән, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Ютазы районнары һәм Казан, Чаллы шәһәрләре. - Талпан энцефалит дигән авыру китереп чыгара дидек. Сакланганны Ходай саклар диләр. Талпанга каршы прививканы кайчан ясатырга? - Иң ышанычлы ысул, әлбәттә, талпан энцефалитына каршы вакцина ясату. Урманчы, геолог, нефтьче, газчы яки эшчәнлеге урман белән бәйле белгечләргә ул беренче чиратта кирәк. Вакцинация курсын алдан кайгырту мөһим.Ул ике прививкадан тора, арасы 1-2 ай булырга тиеш. - Энцефалит авыруы нинди формаларда уза? - Организмга зыяны, чыннан да, авыруның нинди формада узуына бәйле. Кайбер вакытта авыру еллар буена сузылырга, хәтта аннан дәваланып та булмаска мөмкин. Бу кешенең сәламәтлегеннән, вакытында ярдәм күрсәтүдән тора. Аеруча таралган нәтиҗәләр арасыннан шуларны саный алам. Болар баш әйләнү, озакка сузылган баш авыртулары, күрү, ишетү, сөйләм сәләте бозылу, хәтер начараю, менингит, мускуллар авырту, сулыш җитмәү, хәлсезлек, акыл эшчәнлеге артта калу, бәвел тотмау, галлюцинация, тиз кызу. Әгәр авыру җиңел формада үтсә, талпан энцефалиты өзлегүе 2-5 атнадан юкка чыга. Уртача авырлыктан дәваланып бетү өчен 2-4 ай вакыт кирәк. Авыру авыр формада булса, тәмам савыгып аякка басу берничә елга сузыла. Сирәк очракта энцефалит хроник авыруга әйләнергә мөмкин. Гадәттә, ул тиешенчә дәваланмау, физик һәм психик йөкләнешләр, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу һәм талпан тешләгән вакытта йөкле булу белән бәйле. Әңгәмәдәш - Чулпан ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама