Мөслим-информ

Талпан йоклап ятмый!

Табигать кочагына ял итәргә чыкканда, күпләр талпан иярә күрмәсен дип курка. Тик талпаннарны ур­ман-болыннарда гына түгел, паркларда да очратырга була. Быел талпаннар ае­руча активлык күрсәтә, ди белгечләр.

– Сезон башлангач, зарар­лы бөҗәкләрдән зыян күреп, район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 35 райондашыбыз мөрәҗәгать итте. 19 кешенең кан ана­лизлары Яр Чаллы йогыш­лы авырулар хастаханәсенә җибәрелде. Барлык анализ­лар да тискәре күрсәткеч белән кайтты. Өч кешедән алынган талпан тикшерү өчен әлеге хастаханәнең лабораториясенә юлланды, – ди район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рәйхана Әхкыямова.

Талпан авырттырып тешләми. Бөҗәк энцефалит­лы булса, авыруның билгеләре бары тик бер атна үткәч кенә сизелә башлый. Кеше хәлсезләнә, тиз арый, башы авырта, мускуллары сызлый. Тешләгән урын кызара, талпан кереп калган булса, ул урын шешә һәм бөҗәк үзе дә үсә.

– Талпан энцефалиты кешенең үзәк нерв системасын зарарлый, шуның нәтиҗәсе бу­ларак, кешенең инвалид бу­лып калуы да ихтимал. Тал­пан тешләгәндә, селәгәе аша вируслары кешегә күчә. Шуңа да бөҗәкне лабораториядә тикшертү мөһим. Бөтен талпан да энцефалитлы дигән сүз түгел, – ди район поликлиникасының табиб-ин­фекционист шәфкать туташы Гөлнар Кәримова.

Талпаннарга каршы при­вивка ясатучылар да бар. Илкүләм календарьдагы вак­циналар исемлегенә кермәсә дә, бу төр вакцинаны күбрәк талпаннар эпидемиясе булган территорияләрдә яшәүчеләр, авыл хуҗалыгы, урманчы­лык өлкәсендә эшләүчеләр, аучылар ясата. Җирлегебездә бу прививканы 29 кеше ясат­кан. Теләгән һәр кеше, табиб белән киңәшләшеп, прививка­ны бушлай ясата ала.

Фото – Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: