Мөслим-информ

Талпан гына димәгез!

Миндә талпаннан курыкмау “инстинкты” бәләкәйдән үк барлыкка килде, ахры. Сарык йоны ала башласак, мескен хайваннарның тәненә кадалган шул хәшәрәтләрне чүпләп мәш килә идек. Тартып чыгарабыз да сытып ташлыйбыз. Тавыклар да безгә “ярдәмгә” килә: сарыкларның өстенә менеп кунаклыйлар да чукып-чукып алалар талпаннарны. Әллә яздан бирле кан эчеп симергәнгә бик тә эре була иде алар.

 Язга  керү  белән  талпаннарның  аеруча  активлашуы, алар кадалган очракта төрле вируслы авырулар килеп чыгуы турында кат-кат кисәтеп торсалар да, урманга бармыйча түзеп буламы?! Быел май урталарында мин дә урман һавасы сулап кайтырга булдым. Урман читендә табигать матурлыгын фотога төшерүдән узмадым, югыйсә. Өйгә кайтып, берникадәр вакыт үтүгә “күчтәнәч” белән кайтканымны аңладым: беләк тирәсеннән авырттырып ни тешләде дисәм, талпан кадалып маташа. Беренче реакция билгеле инде – тиз генә тартып чыгардым “урман бетен”. Шуннан соң гына табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, талпанның вируслы булу ихтималы искә төште. Шуңа да карамастан, таныш табибыма да берничә көн үткәч кенә шалтыраттым.
– Талпанны үзең тартып алу куркыныч, аның башы  өзелеп  калырга,  инфекция  йогарга  мөмкин. Хастаханәгә килергә кирәк иде. Талпанны алып, урынын эшкәрткәннән  соң, дәвалау да билгеләнә, – диде ул.
 Ул гына да түгел. Талпанның исән булуы да мөһим икән. Аны Яр Чаллы шәһәрендәге йогышлы авырулар хастаханәсе лабораториясенә вируслымы-юкмы икәнлеген тикшерергә җибәрүләрен, ай буе иртә-кич температураңны үлчәп торырга, хәлең начарланса, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә белдем. 
Талпаннар хәзер урман-әрәмәләрдә генә түгел, торак пунктлардагы агач-куаклыкларда һәм үләннәрдә дә бар, ди табиблар. Район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел гына да талпан тешләүдән зыян күргән 23 райондашыбыз табибларга мөрәҗәгать иткән. Алар арасында балалар да күп икән. Бер кешедә боррелиоз авыруы ачыкланган. 
Талпаннар – инфекцион чирләрне күчереп йөртүе белән куркыныч булуын искәртә табиблар. Паразит тешләүдән кеше талпан энцефалиты, боррелиоз яки башка вируслы  авырулар  йоктырырга мөмкин. Вируслы талпан энцефалиты күбесенчә үзәк нерв системасына зыян сала, параличлануга, хәтта үлемгә дә китерә, ди табиблар. Ә менә боррелиоз авыруы талпан тешләвеннән зыян күргән хайваннарның кайнатылмаган сөтен эчкәннән соң да йогарга мөмкин икән. 
Табиблар талпаннан саклану өчен репеллентлар кулланырга,  урман-әрәмәләргә чыкканда  тәннең ачык җирләрен капларлык киемнәр кияргә киңәш итә. Шул ук вакытта прививкалар ясату да ышанычлы саклану чарасы булып тора. 
– Талпан энцефалитына каршы прививка нигездә  риск  төркеменә керүче  контингентка – урманда эшләүчеләргә, аучыларга, умартачыларга, газ участогы хезмәтчәннәренә сезон башланырга бер ай кала ясала. Быел ул 36 кешегә үткәрелде. Беренче тапкыр ясатучылар 3 кеше булса, калганнарына ревакцинация ясалды, – ди хастаханәнең эпидемиолог ярдәмчесе Миләүшә Ильясова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: