Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Талпан гына димәгез

Яз житүгә, барыбыз да урман-болыннар кочагына ашыгабыз. Табигать үзенең матурлыгы белән җәлеп итсә дә, саклану чаралары турында да онытырга ярамый. Чөнки бу чорда урманнарда талпан аеруча күп була. Талпаннар апрель ахырында, май, июнь айларында аеруча агрессив булалар.

Талпан энцефалиты - үзәк нерв системасының зарарлануына, еш кына параличлануга китерүче авыру. Авыруның инфекция чыгынагы булып җәйге айларда талпан (урман бете) үрчегән урман массивлары санала. Энцефалит вирусы белән зарарланудан саклану өчен беренче чиратта шәхси профилактика чараларын төгәл үтәү зур әһәмияткә ия. Талпаннар юкә, усак агачлары үскән, куе үлән каплаган катнаш урманнарны яраталар, күбрәк сукмак, юл кырыйларында тупланалар. Активлыклары тәүлек дәвамында үзгәреп тора: кояшлы аяз көннәрдә күтәрелә, көндезге эссе сәгатьләрдә кими. Талпан киемгә ябышканнан соң, тәннең капланмаган урынын эзли. Шуңа күрә урман-әрәмәләргә чыкканда талпан үтеп кермәслек итеп киенү мөһим. Урманга барганда өскә ачык төстәге кием кию (анда талпан тиз күзгә ташлана) яхшы. Күлмәк җиңнәрен эләктереп, чалбар балакларын кыстырып куярга кирәк. Муен ачылып торырлык булмасын. Башка яулык бәйләү, башлык кию хәерле. Шәхси саклану чараларына талпанны куркыта торган репелентлар да ("Гардекс", "Москитон", "Тайга", "Офф", "Дэта" һ.б.) керә. Һава шартларына һәм химик составларына карап, аларның тәэсир итү көче 2-3 сәгатьтән 10-15 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Урманнан кайткач, киемне, тәнне яхшылап тикшереп чыгарга кирәк. Өске киемнәрен ишегалдында ук салып калдыралар. Гәүдәнең йон белән капланган өлешләренә, касыкка, култык асларына, колакка аеруча игътибар итү мөһим. Талпан кадалуны кеше сизми, чөнки бөҗәк авыртуны сиздерми торган матдә бүлеп чыгара.

Әгәр талпан тәнгә кадалып өлгергән булса, аны борыны өзелеп калмасын өчен саклык белән генә тартып чыгарырга кирәк. Ул урынга 10-15 минутка нинди дә булса май сөртеп тотсаң, талпан җиңелрәк чыга. Моның өчен пинцет кулланалар һәм сак хәрәкәтләр белән як-якка каера-каера тартып чыгаралар. Борыны өзелеп калган очракта, утта кыздырылган яисә спиртта тотылган инә белән алалар. Аннары ул урынга йод эремәсе, спирт, ислемай сөртәләр. Алынган талпанны яндырырга яисә дезинфекцияләүче эремәгә салырга кирәк. Кулны сабынлап юмыйча торып, күз, авыз-борын тирәсенә кагылырга ярамый.

Авыруның беренче билгеләре 7-12 көннән соң, кайчакта 1 айдан соң гына беленә. Кешенең температурасы күтәрелә, хәлсезлек сизелә, башы авырта, муен, буыннар сызлый. Талпан энцефалитының сирәк күзәтелгән кискен формасында температураның кинәт 39-40 градуска кадәр күтәрелүе ихтимал. Кеше коса, аңы томалана. Гадәттә, кул-аяклар параличлана, кайчакта ул гомерлек булып калырга да мөмкин. Авыру сиздермичә генә үтеп, хроник төс алуы да бар.

Талпан тешләгән кешеләр кичекмәстән табибка күренергә тиеш. Медицина учреждениесенә үз вакытында мөрәҗәгать итү гаять мөһим, чөнки талпанга каршы иммуноглобулин уколын талпан кадалганнан соң 4 көннән дә соңга калмыйча ясатырга кирәк. Талпан шулай ук боррелиоз (Лайм авыруы) да тарата. Әлеге авыруның инкубацион чоры 8-12 көн дәвам итә. Боррелиоз терәк-хәрәкәт аппараты, йөрәк, нерв системасы, тире зарарлануы белән характерлы. Авыру кискен һәм озакка сузылган формада үтәргә мөмкин. Авыру талпан тешләгәндә, шулай ук кайнамаган кәҗә сөте кулланганда үтеп керүче вирус аша тарала.

Россиядә ел саен дәвалау учреждениеләренә талпан кадалган 150 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә. Соңгы өч елда безнең районда талпан энцефалитының бер очрагы теркәлде. Үзәк хастаханәдә талпан энцефалитына каршы проилактик вакцина үткәрелә. 2014-2015 елларда ул 126 кешегә (урман хуҗалыгы, метеостанция хезмәтчәннәренә, умартачыларга, аучыларга һ.б.) ясалды.

Урман-паркларга, әрәмәләргә, зиратларга барганда шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев