Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таһир Һадиев: Авылда иң мөһиме – эш кирәк

35-40 мең сум хезмәт хакы ала торган эш булган очракта, кеше авылдан китми, ди депутат. (Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Кеше авылда калсын өчен, аңа эш кирәк. Нормаль хезмәт хакы булган очракта, кеше авылдан китми, дип саный Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев. "Кызганычка...

35-40 мең сум хезмәт хакы ала торган эш булган очракта, кеше авылдан китми, ди депутат.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Кеше авылда калсын өчен, аңа эш кирәк. Нормаль хезмәт хакы булган очракта, кеше авылдан китми, дип саный Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев.

"Кызганычка каршы авылда эшләүчеләр, гомумән андагы кеше дә кимеп бара. Кайчандыр аларның саны бер миллионнан артык иде, хәзер авылда яшәүчеләр 900 меңнән артыграк. ХХ гасыр, 1900 еллардан алып - 2015 елларга кадәр карасак, Россия Федерациясендә барлыгы 150 мең авыл юкка чыкты. Бу бик күп сан. Бездә аларга караганда тенденция 5 мәртәбә кимрәк", - диде "Татар-информ" әңгәмәдәше.

"Без ипи, чөгендер үстерү, юл салу турында сөйлибез. Мәсьәләне комплекслы карарга кирәк. Мәктәпләр салдык. Егерме ел элек беребез дә, мәктәпне 300 урынга салабыз да, еллар узу белән кайбер мәктәпләрдә 50 кеше укыр, дип уйламадык. Бүген авылда дистәләгән программалар эшли. Без юл салабыз, авылда газ, ут бар. Безгә иң мөһиме - эш кирәк", - дигән фикердә депутат.

35-40 мең сум хезмәт хакы ала торган эш булган очракта, кеше авылдан китми, ди Таһир Һадиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев