Мөслим-информ

Тагын кайтты ул...

Мин үз-үземне белә- белгәннән бирле урып-җыю эшләре башланып китүгә күрше капка төбенә ком­байн кайта. Таһир абый­ларда «ДОН» комбайны иде, Зиннур абыйларныкында – «Нива».

Безгә кызык! Малай-кызга бүленми генә (безнең тирәдә иң кечкенәсе – мин, малай­лары да юк иде инде, дөресен генә әйткәндә, кунакка кай­тучылар гына), шул комбайн­га менә идек. Кабинасына кереп, рулен бераз боргалар­га рөхсәт тә булса, бәхетнең чиге-чамасы күренми иде!

Ул вакыттагы һәм хәзерге комбайннар арасында җир белән күк арасы икәнен шул чорда эшләп караучылар яхшы аңлый, әлбәттә. Май­га баткан, ватылса, шунда ук ясап куярга тимер-томыры – ачкычы-башкасы үзендә булган, шалтыр-шолтыр килүче зур бер тимер өеме иде алар...

Хәзергеләренә дә уты­рып караган бар. Чагышты­ра алам. Съемка вакытында элдертеп кенә кабинасына менеп, комбайн йөртүчедән интервьюны тимер атны тук­татып тормыйча гына ала идем, иң кызыгы шул бит аның!

Андагы кнопкалар-рыча­глар – нәкъ самолеттагы ши­келле! Рәхәт итеп эшлиләр хәзер заманча техникада!

Тик теге майга бат­кан комбайннарның җаны бар иде кебек миңа. Бар дөньяны селкетеп, дөбердәп кайталар. Сүнгәнче бераз үкереп алалар да, авыр су­лап, «бүгенге көн дә үтте» дигәндәй, тынып калалар... Иртән исә тәрәзәләрне зыңгылдатып тагын ка­бына иде алар. Кабынмый җәфаласа, тимер-томырны әллә каян эзлисе юк: бер- ике шак-шок һәәәәм... кабат­тан кара төтеннәр чыгарып, эшкә кузгала бахыркайлар. Ә йөртүчеләре... Майга бат­кан, өс-башлары – тузан... Күзләре һәм елмайганда тешләре генә ялтырый! Әнә шулай көн саен...

Ә берсендә... Илнур абый (яшьтән комбайнда эшләүче күршем) хәтерлиме икән моны?! Көпә-көндез кай­тып керде ул. Комбайнсыз. Өсте-башы һәрвакыттагыча майга баткан. Үзе берни сиздермәскә тырышып ел­мая, тик бер кулы белән эчен тоткан. Без аны-моны абайла­ганчы, Зиннур абый (урыны җәннәттә булсын!) очып ди­ярлек артыннан керде. Совхоз рәисе генә түгел, әти кеше дә бит!..

Илнур абый комбайнның ургычына эләккән, фут­болка – кан гына! Тиз ара­да сырхауханәгә киттеләр. Илнур абый ургычны көйләгәндә тегесе әйләнә башлый да футболкасын эләктереп ала. Футболка гына булмый инде ул, тәненә дә зыян килә. Ярый әле ва­кытында тартып алып кала, ияреп кереп тә китәргә күп кирәкми бит... (Ә андый ая­ныч очраклар шактый).

Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, хәзер кап­ка төбендәге комбайннар гел башка инде. Кайтып туктаганы-киткәне дә әллә ни сизелми дияргә була.

Тик комбайннарның кай­туы басу-кырларда ашлык өлгерүенә генә ишарә ясап калмый. Бу көзләргә дә ерак калмавын искәртә. Әле генә чәчкән ашлыкны инде җыяр вакыт та килеп җиткән! Бак­чаларда да күпләр суган­нарын йолкыган инде. Әйе, быел алдагы еллар белән чагыштырганда бар нәрсә дә өч атна алдан җитешә, диләр... Хәерлегә булсын!..

Ә без җәйләргә кинәнеп туймадык бит әле. Әле кояш җылысында иркәләнәсе, чәчәк-җимешләргә карап- татып ләззәтләнәсе килә. Әнә шулай, дөньяларны оны­тып, хис дәрьясында гизәм дигәндә, комбайн гөрелтесе ишетелә. Ииих, кайтмый тор­чы, комбайн, ашыкма әле!.. Җылы җәйне кыскартма әле...

Эльвира Вилдан.

Азнакай – Чия Түбә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: