Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тагын кайтачак

Прививканың икенче катын 10 кеше ясатып өлгергән. 

Хәбәр ителгәнчә, район үзәк хастаханәсенә ел башында Covid-19га каршы 140 доза вакцина кайткан иде. Аның соңгысы кичә 1963 елгы райондашыбызга ясалды. “Гам-КОВИД-Вак” вакцинасы 21 көн аралыгы белән ике этапта кадала. Прививканың икенче катын 10 кеше ясатып өлгергән. 
– Прививканы беренчеләрдән булып медицина һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре ясатса, соңга таба башкалар да мөрәҗәгать итә башлады. Вакцинаның алдагы атнада икенче партиясе кайтуы көтелә. Прививка ясатучыларны күзәтеп торабыз, хәлләре яхшы. Covid-19га каршы вакцинаны 18 яшьтән алып һәркем ясата ала, – ди поликлиниканың өлкән шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина. 
Табиблар әйтүенчә, бу төр вакцинаны көчле аллергия белән интегүчеләргә, йөрәк-кан тамырлары, яман шеш, йогышлы авырулар белән чирләүчеләргә, инсульт кичерүчеләргә ясатырга ярамый. 
Прививка ясатырга теләүчеләргә участок табибларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакциналаштыру ирекле һәм түләүсез булуын да белеп торыгыз. 
Прививкадан соң коронавирус инфекциясенә иммунитет ярты ел дәвамында саклана. Табиблар бу авыру белән чирләгәннәр яки антитәнчекләре булган пациентлар да авыруны кабат йоктырудан сакланырга тиеш дип искәртә.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X