Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тагын алып кайтыр идем...”

2020 ел башы күңелле яңалыкларга бай булды. Кабул ителгән яңа законнарга аеруча күпбалалы, аз керемле гаиләләргә кагыла.

– Яшәү авыр дип зарланырга яратсак та, җае да, тормыш итәр өчен мөмкинлекләре дә чыгып тора. Мин – өч бала әнисе. Өченче бәбиебезне алып кайткач, балалар бакчасына взносның яртысын гына түли идек. Хәзер бөтенләй бушка йөриячәк. Дөрес, башта тиешле акчаны түлисе. Ләкин ул тулысынча кире кайтарыла. Безнең өчен бик зур ярдәм бу. Шулай итеп 6 һәм 4 яшьлек ике кызыбыз хөкүмәт кайгыртуы белән бакчага бушлай йөри башлады. Хөкүмәтнең бу ярдәменә бик сөендек, – ди райондашыбыз Алсу Сөләйманова.

Бу закон җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күпбалалы гаиләләргә генә кагыла. Әти-әнинең эш урыннары булу да мөһим. Районда сабыйлары балалар бакчасына йөрүче 254 күпбалалы гаилә исәпләнә, аларда 809 бала тәрбияләнә. Шуның 148е – балалар бакчасына йөрү яшендә. Җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган өч һәм аннан да күбрәк балалы ---- гаилә балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителәчәк.

2020 ел башы күңелле яңалыкларга бай булды. Кабул ителгән яңа законнарга аеруча күпбалалы, аз керемле гаиләләргә кагыла. Ел башыннан балалы гаиләләрдә керем дефицитын компенсацияләү өчен, ТР Президенты тәкъдиме белән яңа түләүләр дә кертелде. Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә айлык пособие түләнәчәк. Безнең җирлектә бу пособиене барлыгы тугыз гаилә алачак.

– Әлеге пособие җан башына уртача керемне яшәү минимумына кадәр җиткерергә мөмкинлек бирә. Бу бик зур ярдәм дияр идем. Гаиләдәге һәркемгә 4 мең сумнан артык акча түләнәчәк. Гаиләдәге биш баланы һәм әти-әнине исәпкә алганда, барлыгы 28-30 мең сум өстәмә акча керәчәк, – ди республика матди ярдәм үзәгенең Мөслим районындагы 30нчы санлы бүлекчәсе җитәкчесе Нурсибә Мингалимова.

Тагын бер “күңелле” яңалык: 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дару алыр өчен быелдан электрон сертификатлар биреләчәк. Ләкин ул аз керемле гаиләләргә генә каралган. Дару алу өчен ярты елга бирелүче сертификатның суммасы 5 мең сум тәшкил итә.

– “Яңа туган балаларга кирәк-яраклары бирелә” дип ишеткәч, бик шатланган идем. Аз керемле гаиләләр өчен генә булып чыкты ул. Җыелмада бала өчен комбинезон-трансформер, мендәр һәм сырган юрганнан алыппамперслар, пеленкаларга кадәр бар икән! Бәясе 10 мең сум тора, дип ишеттем. Хөкүмәт җыелманы бөтен балага да бирсә, гаиләгә нинди файда булыр иде. Аз керемле гаиләгә генә дигәч, гаиләдә әти дә, әни дә эшләргә тиеш. Рәсми төстә теркәлмичә эшләүчеләр дә бар бит әле. Безне дә уйласыннар иде. Җиде айлык көмәнем бар – өченче баламны күтәрәм. Хөкүмәт кабул иткән карарлар һәм өстенлекләр аз керемле гаиләләргә генә булмаса, тагын бала алып кайтыр идем, – ди Альбина Сәфәргалиева.

Мондый җыелманы алу өчен бала туар алдыннан яисә туганнан соң, яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аз керемле гаилә буларак бирелгән белешмә нигезендә әни кешегә бала тудыру бүлегендә алда әйтелгән комплект тапшырыла.

– 2020 елдан Путин пособиесен дә ала башладылар. Аңа 2018нче елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын тапкан яисә уллыкка-кызлыкка алган хатын-кызлар хокуклы. Ул гаиләдә җан башына уртача керем хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән (20 мең 170 сумнан) артмаган очракта түләнә. Безнең районда әлеге түләү 56 кешегә билгеләнгән. Бала туганнан соң, алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткәндә, айлык пособие бала туган көннән алып түләнә. Калган очракларда – аны билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән көннән, – ди Нурсибә Мингалимова.

Керемнәре аз булган күпбалалы гаиләләр иркенләп сулыш алгандыр. РФ Президенты тәкъдимнәре кабул ителгәндә, шул ук аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә (өч яшьтән алып балаларына алты яшь тулганчы) ай саен 5 мең 500 сум акча түләнәчәк. Киләсе елда бу сумма икегә тапкырланачак. Шулай булгач, яшибез әле!

Лилия Шәймиева.

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев