Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тагын 38 эш урыны булачак

“Август-Мөслим” җәмгыятенең генераль директоры Азат Нәҗметдинов белән узган елгы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар турында сөйләштек.

– Азат Рафитович, “Август-Мөслим” җәмгыяте белән кыскача таныштырып үтегез әле.
– “Август-Мөслим”җәмгыяте Мөслим районында үз эшчәнлеген 2018нче елның 1 мартында башлады. Безнең карамакка 27 мең гектар мәйдан бирелде, хәзер без биләгән мәйдан күбрәк. Бүгенге көндә агрофирмада 340 кеше хезмәт куя, шуларның 280е Мөслим районына туры килә. Агрофирмада хезмәт хакы үз вакытында түләнә, моңа өстәп күптөрле кызыксындыру һәм сәламәтлекне ныгыту чаралары да каралган. Уртача хезмәт хакы 40 мең сум тәшкил итә.
– “Август-Мөслим” җәмгыяте узган ел нинди нәтиҗәләргә иреште? 
– Бүгенге көнгә Мөслим, Минзәлә, Азнакай районнарында барлыгы 54 мең гектарга якын мәйданда урып-җыю эшләрен башкардык. Мөслим районында 31725 гектар чәчүлек җиребез бар. 2021 елда 16419 гектарда – бөртекле-кузаклы культуралар, 12800 гектарда – техник культуралар, шул исәптән 6350 гектар рапс, 6450 гектар көнбагыш үстерелде. Азык культуралары 2506 гектар тәшкил итте. Уҗым культуралары 6595 гектарда чәчелде.
Узган ел 61965 тонна ашлык җыеп алдык. Шуның 39400 тоннасы Мөслим районы җирләренә туры килә. Барлык агрооперациялар оптималь срокларда һәм җиренә җиткереп башкарылды. Шуңа карамастан уртача гектар биреме түбән булды – нибары 12,4 центнер тәшкил итте. Уңдырышлылыкның начар булуына метеорологик сәбәпләр тәэсир итте: эссе һава, явым-төшемсез җәй, салкын кыш.
– Азат Рафитович, игенчелек тармагында быелга нинди максатлар куйдыгыз?
– 2022 елда бөртекле культураларны 14657 гектарда чәчәрбез, дип планлаштырдык. Техник культуралар өчен 14583 гектар мәйдан әзерләнде, шуларның 5476 гектарында – рапс, 9107 гектарында көнбагыш чәчү күздә тотыла. Терлек азыгы культураларын 2485 гектарда чәчәчәкбез.
Орлык фондына килгәндә, бөртекле культураларның орлыгын үзебездә әзерлибез, тәҗрибәләр үткәрү өчен сатып та алабыз. Техник культуралар өчен орлыкны тулысынча сатып алабыз.
Минераль ашлама куллану күләме елдан-ел арта. Ел саен чәчүлек мәйданнарга аммиак, әче туфраклы җирләргә известь кертелә. Яңа Сәет авылы янындагы эремә ясау узелында КАС ясау җайланмасы сафка басты, бөтен компонентларны кушып, югары сыйфатлы ашлама ясала. Шулай ук Үрәзмәт сөтчелек комплексыннан органик ашламаны да басуларга чыгару тәҗрибәгә кертелде. 
– Техника белән тәэмин ителеш турында ни диярсез? 
– Техника паркы заман таләпләренә туры килә. Тулысынча яңа техникада эшлибез. Ел саен яңаларын алып торабыз. Узган ел бу максатта 200 миллион сум акча тотылды. Быел 110 миллион сумга техника алырга исәплибез, аерым алганда көнбагыш урып-җыю өчен яңа ургычлар, ике үзйөрешле агу сиптергеч һәм башка төр техника. Быел сугару комплексы төзү дә планлаштырыла. Инвестицияләр күләме 200 миллион сумнан артык булачак. Барлыгы 358 гектар мәйданга су сиптерү күздә тотыла. Нәтиҗәдә әзерләнгән терлек азыгының сыйфаты югары булыр, дип ышанабыз.
– Азат Рафитович, Үрәзмәт сөтчелек комплексында нинди яңалыклар көтелә?
– Сөтчелек юнәлешендә дә күрсәткечләребез яхшы. Бүген сөтчелек комплексында 2784 мөгезле эре терлек тәрбияләнә, шуларның 1510сы – савым сыерлары. 2020 елда Германиядән голштин токымлы таналар кайтара башладык. 2020 елда – 906 баш, 2021 елда – 1302 баш терлек кабул иттек. Быел 228 терлек кайтарылачак. Узган ел 8298 тонна югары сортлы сөт җитештереп саттык. Хәзерге вакытта көн саен 38 тонна сөт савыла һәм сатыла. Сөтчелек комплексында 87 кеше хезмәт куя. Хезмәт хаклары югары, эшкә вахта машинасы йөртә. 
Быел комплексның икенче чиратын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Анда “карусель” тибындагы саву системасы булачак. Икенче чират сафка баскач, тагын 38 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.
– Җәмгыять – районда юмарт спонсорларның берсе, дип беләбез... 
– Әйе, “Август-Мөслим”җәмгыяте район тормышында да бик актив катнаша. Җәмгыять җирлектә үткән төрле чараларга спонсорлык ярдәме күрсәтә. Узган ел гына да бу максатларга 6 миллион 400 мең сум финанс средстволары юнәлтелде. Быелга да шундый күләмдә ярдәм планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев